Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
23 Май 2022, 09:46

Якташыбыз "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены медале белән билгеләнгән

Башкортстанның ике вәкиле Ватан алдындагы хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә лаек булды. Русия Президентының Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы Указы хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Басылып чыккан документ нигезендә, фән үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Уфа Фәннәр академиясенең биология институты лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, туфрак белгече, агрохимик, агроэкология фәннәре докторы, профессор, РФ һәм БАССРның атказанган фән эшлеклесе Фәнгать Хаҗиев бүләкләнде.

Янә бүләкләнүчеләр исемлегендә БДМУның күз һәм пластик хирургия врачы Юрий Кийко бар.

Якташыбыз "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены медале белән билгеләнгән
Якташыбыз "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены медале белән билгеләнгән
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: