Балтач таңнары
-4 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
11 Май 2021, 17:12
Ураза гаете котлы булсын!
Мөкатдәс Рамазан ае тәмамланып килә. Гайдел-Фитр Ураза бәйрәме белән тәбрикләү сүзләре кабул итегез. Балтач районнарындагы мәчетләрдә бәйрәм намазы 13нче майда8.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез! Коронавирус таралуга юл куймас өчен битлектә килүегез сорала.
Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Бөтен галәмне тәрбия кылучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәнә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи вә сәлләмгә салават-шәрифләребез булса иде.
Газиз мөселман кардәшләр, милләттәшләр, ватандашлар!
Мөкатдәс Рамазан ае тәмамланып Гайдел-Фитр Ураза бәйрәме белән барыгызны тәбрик итәм.
Әлхәмдү лилләһи раббил-галәмин, мөселманнар ай буена ураза тоттык, иртәнге фазыйләтле сәгатьләрдә сәхәр ашадык, мул табыннарда ифтар кылдык, бер-беребезгә мәрхәмәтле булдык. Изге рамазан ае барысын тәрәвих намазларына җыйды, күп кешеләргә гомерләрендә беренче тапкыр ураза тотарга, намазга да басуга сәбәпче булды.
Көтеп алган зур тантана, изге бәйрәм көне килеп җитте. Аллаһү Сүбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, биргән фитыр садакаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул итсә иде. Киләсе гаетләрне сау-сәламәт хәлдә бергәләшеп каршыларга язсын.
Башкортстан Диния Нәзарәте имам-мөхтәсибе, Батырша мәчете имамы Рәфис МУЛЛАГАТДӘР.
Балтач районнарындагы мәчетләрдә бәйрәм намазы 13нче майда
8.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез! Коронавирус таралуга юл куймас өчен битлектә килүегез сорала.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Владимир Путин поздравил жителей Башкирии и её столицы с 450-летием Уфы
Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын үткәрде
Өфө форумды лайыҡлы ҡабул итә