Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
21 июнь 2020, 12:00

Ак халатлы, изге җанлы һөнәр ияләре

Һәр ел саен җәйге ямьле көннәрнең берсендә иң мәрхәмәтле хезмәт ияләре, табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, кече медицина персоналы, гомумән алганда барлык халык сәламәтлеге сагында торучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Гиппократ антына тугры калган игелекле һөнәр ияләре бу көнне котлаулар кабул итә.

Һәр ел саен җәйге ямьле көннәрнең берсендә иң мәрхәмәтле хезмәт ияләре, табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, кече медицина персоналы, гомумән алганда барлык халык сәламәтлеге сагында торучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Гиппократ антына тугры калган игелекле һөнәр ияләре бу көнне котлаулар кабул итә.
Табиб һөнәренә борынгы заманнардан бирле зур хөрмәт белән карыйлар. Уйлап карасаң, алардан башка кешелек үсеше мөмкин түгел бит. Яңа туган сабый чактан башлап, гомернең соңгы көненә кадәр озатып килә бит алар.
Балтач районының сәламәтлек саклау системасында югары белемле, олы йөрәкле, кешеләрне чын күңелдән ярата белүче табиблар, шәфкать туташлары эшләве дә безнең өчен зур бәхет. Гади халык арасында зур ихтирам казану алардан заманча технологияләрне белүне, иң югары кешелек сыйфатларын үз эченә алып, үз-үзеңне аямый эшләүне таләп итә. Район дәваханәсендә барлыгы 307 хезмәткәр эшли. Алар арасында 41 табиб һәм 169 урта медицина хезмәткәре ару-талу белми халык сәламәтлеге өчен көрәшә. Бигрәк тә короновирус инфекциясе таралу сәбәпле, илдәге катлаулы эпидемиологик чорда медицина хезмәткәрләре зур батырлык күрсәтә. Районда СОVID-19 га каршы ике бригада оештырылды. Алар хәтта үзләренең гомерләрен аямыйча, көнне төнгә ялгап мәкерле авыру белән көрәшә.
— Быел эпидемиологик яктан калаулы чорда hөнәри бәйрәмебезне каршылыйбыз. Барыбызга да җиңел булмаган вакытта үзәк район дәваханәсендә үз эшенең остасы булган белгечләр рух ныклыгын югалтмый, үз hөнәрләренә тугры калып тырышып көч сала, — ди үзәк район дәваханәсенең баш табибы Айдар Хәмәтов.
Ак халатлылар гомерләрен игелекле һәм җаваплы эшкә багышлап кешеләрне авырулардан дәвалыйлар, аларга оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч тудырасыз. Аларның осталыгы, фидакарьлеге һәм кешелеклелеге медицина хезмәткәре һөнәренең абруен югарыга күтәрә. Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең — иң җаваплы миссиясе: тормыш һәм сәламәтлек турында кайгырту. Зур җаваплылык белән бәйле ак халатлыларның намуслы хезмәте кешеләр арасында лаеклы хөрмәт казана.
Кеше тормышында медицина аеруча мөһим урын алып тора. Районда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, табиблар hәм шәфкать туташларының хезмәт шартларын яхшыртуда күп эш башкарыла: дәваханә бинасы төзекләндерелә, авыруларны дәвалау өчен яңа җиhазлар кайтарыла.
Сабый бала якты дөньяга туган мизгелдән бирле гомеребезнең соңгы минутына кадәр алар янәшә атлый. Намуслы хезмәте, таланты, шәфкатьлелеге, сизгер күңеле белән халык хөрмәтен яулый алар. Шифалы куллары, ягымлы йөзләре, тынгысыз көннәре, йокысыз төннәре өчен халык рәхмәтле аларга.
Читайте нас: