Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
12 Май 2020, 11:00

Йөзләрендә нурлар уйнатып...

Язның иң матур көннәренең берсендә, 12нче майда иң намуслы, алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап һәрберсе үз урынында тырышып һезмәт куючы ак халатлы шәфкать туташлары һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.Теманың дәвамы безнең сайтта:

Язның иң матур көннәренең берсендә, 12нче майда иң намуслы, алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап һәрберсе үз урынында тырышып һезмәт куючы ак халатлы шәфкать туташлары һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.
Шәфкать туташлары табибларның уң куллары буларак район халкының сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертәләр. Табиблар фикере буенча, авыру турында кайгыртуның 80 процентына кадәр өлеше нәкъ шәфкать туташлары иңнәренә төшә. Бу шактый авыр хезмәт зур түземлек, күңел җылылыгы таләп итә.
42 ел дәвамында яраткан һөнәренә бер генә тапкыр да хыянәт итмәгән Рәзилә Мостафинаның шифалы куллары күпме кешегә сихәтлек биргән. Ул Яңавыл районында туып үсә. Кечкенәдән мөләем, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, изге күңелле, бар кеше белән дә уртак тел таба белә ул. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү теләге белән Сарапул медицина училищесына юллана. Кулына диплом алган яшь белгеч Сарапул дәваханәсенең травматология бүлегендә хезмәт юлын башлый. Анда дүрт ел эшләгәннән соң Балтач районы егете Марат Рәви улы белән танышып, матур гаилә корып җибәрәләр. Иске Яхшый авылында төп йортта сокланырлык гомер кичерә алар. Ике малайга гомер бүләк итеп, укытып, үзаллы тормыш юлына бастыралар. Уллары да ата-аналарына охшап итәгатьле, тырыш, эшсөяр булып үсәләр. Икесе дә югары белемле, гаилә корып, балалар үстерәләр.
1982нче елдан башлап операция шәфкать туташы булып эшли башлый Рәзилә Фоат кызы. Операция ясаучы хирургның беренче ярдәмчесе булу өчен күпме түземлек, җитезлек һәм нинди генә хәлдә дә югалып калмаслык көчкә ия булу кирәктер ул. 1986нчы елдан башлап бүгенге көнгә кадәр үзәк район дәваханәсенең яраларны бәйләү бүлегендә хезмәт итә. Шәфкать туташы эшен уңышлы башкару өчен сабырлык, җаваплылык, сизгерлек, игътибарлылык һәм намуслылык кебек күркәм сыйфатлар иң мөһиме. Рәзилә Мостафина аларның барысын да үзенә туплап, күп еллар шәфкать туташы буларак районыбыз халкына медицина ярдәме күрсәтә.
Рәзилә Фоат кызы гаиләсендә – иренең сөекле тормыш иптәше, изге күңелле ана. Аны хезмәттәшләре дә, авырулар да хөрмәт итә. Буш вакытларында да тик утырырга яратмый ул, мал-туар, кош-корт асрый алар. Ә бакчаларында исә нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш үсми аларның.
Һәрбер авыруның моң-зарын тыңлап, үз һөнәрләренә тугры калып, ак халатларына тап төшермичә хезмәт куючы шәфкать ияләренә, аларның гаиләләренә иминлек, сәламәтлек, сабырлык, эшләрендә зур уңышлар насып булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп, тирә якка нур чәчеп, елмаеп яшәгез.
Читайте нас: