Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
5 март 2020, 16:11

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы СУБУШЕВ Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан котлады

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы СУБУШЕВ Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан котлады һәм нәфис зат вәкилләренә тәбрикләү сүзләре җиткерде.Теманың дәвамы безнең сайтта:

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне язның ямьле бәйрәме — Xалыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Дөньяда гаделлек һәм матурлык үрнәге ул хатын-кыз. Язның тәүге бәйрәмендә җылы тәбрикләү сүзләрен кадерле аналарга, хөрмәтле әбиләргә, газиз кыз балаларыбызга юллыйбыз.
Нәфис зат вәкилләре илһамландыручы, әйдәүче буларак гаилә учагын саклый, тик яхшылыкка өнди, балаларны тиешенчә тәрбияли. Рухи байлыклары чиксез. Һөнәрендә камиллеккә омтылу юлында, балалары киләчәген кайгыртып яшәгән хатын-кыз соклануга лаек.
Һәммәгезгә корычтай сәламәтлек, бәхет, шатлыклы киләчәк, иминлек һәм һәр башлангычта уңышлар телим. Илһамлы эштә тынгысызлык юлдаш булсын.
Район Хакимияте башлыгы И. СУБУШЕВ.
Читайте нас: