Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
8 июнь 2017, 17:38

Районның баш ветеринария врачы Мактау билгесе белән бүләкләнде

Балтач район ветеринария станциясе начальнигны Нуртдинов Фәһимҗан Ахунҗан улы „Башкортстан Республикасы Ветеринария ассоцациясе” төбәк иҗтимагый оешмасының „Башкортстан Республикасы ветеринария өлкәсендә казанышлары өчен” Мактау билгесе белән бүлкләнде.

Башкортстан Республикасы Ветеринария ассоцациясе” төбәк иҗтимагый оешмасының агымдагы елның 25 маендагы 3-н санлы боерыгына ярашлы, ветеринария өлкәсендә күп еллар салган намуслы хезмәте һәм Башкортстан Республикасы ветеринария тармагын үстәрүгә керткән өлеше өчен Балтач район ветеринария станциясе начальнигы Нуртдинов Фәһимҗан Ахунҗан улы „Башкортстан Республикасы Ветеринария ассоцациясе” төбәк иҗтимагый оешмасының „Башкортстан Республикасы ветеринария өлкәсендә казанышлары өчен” Мактау билгесе белән бүлкләнде.


Барлык балтачлылар исеменнән бүләкләнүчене ихлас тәбрик итәбез. Кешелек дөньясы иминлеге сагында торган районыбызның ветеринария тармагы җитәкчесе хезмәтендә тагын да уңышлар юлдаш булсын!



Фәһимҗан Ахунҗан улы Нуртдинов хезмәт юлын башлаган көненнән ветеринария тармагында. 2008 елдан ул районның ветеринария станциясе белән җитәкчелек итә.
Читайте нас: