Барлык яңалыклар
Конкурслар
21 апрель 2022, 15:20

Республика конкурсында катнаштылар

Бүген, 21 апрель көнне,  Балтач  үзәк китапханәсендә сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган 18 яшьтән өлкәнрәкләр гражданнар арасында сайлау хокукы hәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча республика конкурсы узды.

Республика конкурсында катнаштылар
Республика конкурсында катнаштылар

Бүген, 21 апрель көнне,  Балтач  үзәк китапханәсендә сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган 18 яшьтән өлкәнрәкләр гражданнар арасында сайлау хокукы hәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча республика конкурсы узды.

Шушы конкурсны оештыручылар—Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Балтач муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе hәм "Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте" иҗтимагый оешмасының Башкортстан Республикасы  бүлекчәсе.

Республикада шушы конкурс  10 елдан артык уздырыла, бу вакыт эчендә барлык катнашучыларны санап бетереп булмый,  бер генә йөз кеше  түгел. Конкурс күрү буенча инвалидлар арасында аеруча танылу hәм популярлыкка иреште, чөнки күп еллар рәттән Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендәге  Мәкәрим Төхвәтшин исемендәге начар күрүчеләр  китапханәсе базасында үткәрелеп килде. Пандемия чорында конкурс форматы үзгәрде: ул электрон ресурслар hәм дистанцион технологияләр кулланып махсус түгел, ә дистанцион рәвештә узды.

Быел республика Үзәк сайлау комиссиясе барлык районнарда hәм шәhәрләрдә конкурс уздыру турында карар кабул итте. Шул рәвешле аның географиясе киңәя,  сайлау хокукы hәм сайлау процессы турындагы белемнәрен тикшерә алачак гражданнар саны арта.

Балтач үзәк китапханәсендә үткән шушы конкурсны  район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Биктубаев катнашучыларны сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Ул  кыска итеп конкурс тарихы hәм кагыйдәләре белән таныштырып үтте.

Ары таба конкурсантлар дүрт конкурс биремендә җаваплар табуда катнаштылар. Алар “Разминка”, Тарих hәм сайлаулар”, Сайлаулар турында закон” hәм “Тавыш бирү процедурасы” биремнәрендә сайлау хокукы hәм сайлау процессына кагылышлы төрле сорауларга җавап бирделәр. Дөрес җаваплар өчен жетоннар бирелде.

Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Биктубаев, сайлау комиссиясе сәркәтибе Розалия Хәмәтнурова hәм  район үзәк китапханә директоры  Әлфидә Муллагалиева составындагы жюри әгъзалары конкурсантларның җавапларын бәяләде.

Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, беренче урынны Рәшит Хәбибрахманов, икенче урынны Рушания Мәхмүтова, өченче урынны Руфина Әгъләмова яуладылар.

Конкурс ахырында җиңүчеләргә Дипломнар hәм истәлекле бүләкләр  тапшырылды.

Республика конкурсында катнаштылар
Республика конкурсында катнаштылар
Республика конкурсында катнаштылар
Республика конкурсында катнаштылар
Республика конкурсында катнаштылар
Республика конкурсында катнаштылар
Республика конкурсында катнаштылар
Читайте нас: