Барлык яңалыклар
Конкурслар
25 гыйнвар 2022, 14:26

“Педагогия университетына укырга керергә ярдәм итмәссезме? Блатыгыз юкмы?”

Профессор Рәиф Әмировка Югары Карыш мәктәбе укучылары бик кызыклы сорауларын бирде.

Югары Карыш урта мәктәбе укучыларының якташыбыз, филология фәннәре докторы Рәиф Кадим улы белән очрашуы кызыклы үтте.

Күренекле якташыбыз белән очрашуны Гобәйдулла Галиев (Батырша) исемендәге урта мәктәбе укучылары көтеп алды. Тәнәфес вакытында шушы мәктәпнең элекке укучысы Рәиф Кадим улын коридорда үсмерләр уратып алдылар һәм кемузардан сорауларын бирделәр.

Сораулар, укучыларның үзләре кебек, төрле иде.

Сез укыганда мәктәп бинасы нинди иде? Кызлар белән очрашуларга йөри идегезме? Нинди фәннәрне яратып укый идегез? Икеле билгесе алганыгыз булдымы?  Мәктәптә, институтта укуы авыр булдымы? Өй эшләрендә ярдәмләшә идегезме? Ни өчен фән юлыннан атладыгыз?

Сорауларга күңеле һәм йөрәге белән һаман унсигездә булган Рәиф Кадим улы бик җанлы итеп җаваплар бирде.

Ә бер укучының соравына җавапны сезгә дә ишеттерәсем килә:

—Сез эшләгән М. Акмулла исемендәге педагогия университетына укырга барсам, укырга керергә ярдәм итә алмассызмы? Блатыгыз юкмы?

—Хәзер укырга кергәндә, туганым, блат кирәкми, ЕГЭ кирәк, — диде профессор. Һәм мәктәпкә үзенең автографы белән фәнни китабын бүхләк итте.

Профессор Рәиф Әмиров турында БСТ каналы өчен махсус тапшыру әзерләнүе турында сайтыбызда хәбәр иткән идек.

Автор фотолары

“Педагогия университетына укырга керергә ярдәм итмәссезме? Блатыгыз юкмы?”
“Педагогия университетына укырга керергә ярдәм итмәссезме? Блатыгыз юкмы?”
“Педагогия университетына укырга керергә ярдәм итмәссезме? Блатыгыз юкмы?”
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: