Барлык яңалыклар
Конкурслар
30 июль 2021, 21:57

Баянчылар һәм гармунчылар бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Таныш булыгыз, баянчылар һәм гармунчылар бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе - Иске Балтач авылыннан Илдар Хәмәтов. 

Баянчылар  һәм гармунчылар бәйгесенең  җиңүчесе билгеле
Баянчылар һәм гармунчылар бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Таныш булыгыз, баянчылар һәм гармунчылар бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе - Иске Балтач авылыннан Илдар Хәмәтов. 

“Балтач таңнары” гәзите редакциясе оештырган бәйгенең муниципаль этабында районыбызның оста итеп гармунда уйнвучы җыр-моң сөючеләре актив катнашты. Конкурста районыбызның төрле авылларыннан биш һәвәскәр музыкант бәйге тотарга теләк белдереп видеоязмалар тәкъдим итте.

Конкурсның муиципаль этабы җиңүчесен билгеләү “Газета “Балтач таннары”I Балтачево Онлайн” төркеменең махсус кушымтасы ярдәмендә башкарылды. Төремдәшләребез күңелләренә хуш килгән конкурсантлар өчен тавыш бирде.
Илдар Хәмәтов иң күп тавыш җыеп конкурсның муниципаль этабы җиңүчесе булып танылды.
Җиңүчебезне чын күңелдән котлыйбыз. Илдар Хәмәтов Мактау грамотасы, "Балтач таңнары" гәзите битләрендә котлау бастыруга хокук бирүче 1000 сумлык сертификат белән бүләкләнәчәк. Ул конкурсның  республика этабында җиңү өчен көрәшәчәк.
Бәйгенең суперфиналы 2-16 август көннәрендә ВКонтакте социаль челтәрендәге «Безнең Башкортстан» төркеме платформасында уза.

Илдар Хәмәтовка бәйгенең республика этабында уңышлар телибез һәм аның өчен тавыш бирүегез сорала.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: