Барлык яңалыклар
Конкурслар
18 март 2021, 17:11

Балтачта "Балачакның куркынычсыз юлы" Республика КВН конкурсының зона этабы үтте

Бүген, 18 март көнне, Балтач районы мәдәният сараенда "Балачакның куркынычсыз юлы" Республика КВН конкурсының зона этабы үтте. Бәйгедә Аскын, Борай, Балтач, Тәтешле, Калтасы районнары командалары катнашты.

Бүген, 18 март көнне, Балтач район мәдәният сараенда "Балачакның куркынычсыз юлы" Республика КВН конкурсының зона этабы үтте. Бәйгедә Аскын, Борай, Балтач, Тәтешле, Калтасы районнары командалары катнашты.
Командалар чыгышын республика Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәлеге өлкән инспекторы Алина Әхмәтшина, республика мәгариф министрлыгының тәрбия эшләре буенча бүлек начальнигы Татьяна Хурсан, ДОСААФның Тәтешле районындагы бүлекчәсе рәисе Марс Сәмигулов, Балтач районы Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Инзилә Гасыймҗанова, район мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова, район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтовлардан торган жюри бәһалады.
Бу көнге уен Башкортстанда Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе оешуның 85 еллыгына багышланды.


Положениега ярашлы, һәр команда “Яшь буын — хәвефсез хәрәкәт өчен!” дигән өй эше, капитаннар бәйгесендә һәр команда капитаны “ПДД ритмында хәрәкәт ит” темасына чыгыш ясады. Өченче бәйгедә камандалар “Хәвефсез республика — хәвефсез юллар” дигән темага фристайл тәкъдим итте.
Уен шул тикле кызык, мавыктыргыч булды, бер тында үтте. Һәр команда зур әзерлектә килгән иде. Юл хәрәкәтендә күзәтелгән көлкеле вакыйгалардан алып, имтиханнар тапшыру, юллар торышы, юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән яңалыклар һәм үзгәрешләр — һәммәсе уен телендә, юмор белән, ымнар, аңлаешлы хәрәкәтләр ярдәмендә тамашачыга җиткерелде. Һәр чыгышның азагында юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә чакыру ал тасма булып сузылды. Алина Зөфәр кызының бәйгечеләрне сәламләү чыгышында яңгыраган сүзләре КВНчыларны да, залдагыдарны да гомер буе озата барса иде.
—Мәктәпне тәмамлагач, олы тормыш юлына адым ясаячаксыз. Бүгенге бәйгегә әзерләнгәндә алган белемегез сезне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгән (үтәячәк) кешеләр итсен һәм ул белем сезне гомер буе озата барсын!— диде ул.
Биремнәрне үтәү вакытына һәр команда сыйды һәм тирән белем күрсәтте. Жюри ћәр бәйге тәмамлануга нәтиҗәләрне игълан итеп барды. Менә нәтиҗәләр дә билгеле булды.
Беренче урынга Балтач районы 2нче Иске Балтач урта мәктәбенең “Регион 02” командасы лаек булды. Икенче урын — Аскын районының “СтОпудовО” командасында, Калтасы районының “ЗНАКИ” командасы өченче урынга чыкты. Ә инде Тәтешле районының “Камри 3,5” командасы “Знатоки ПДД” номинациясендә һәм Борай районының “Первые парни села” (ППС) командасы “Самая креативная команда” номинациясендә билгеләнде.
Афәрин, яшьләр! Иҗади караш, матур уен, чагу чыгышлар өчен зур рәхмәт сезгә! Үтәсе юлларыгыз хәвефсез, имин булсын!
Тулырак язманы “Балтач таңнары” гәзите битләрендә укый аласыз
Автор фотолары һәм видеосы
Читайте нас: