Барлык яңалыклар
Конкурслар
2 февраль 2021, 19:02

Редакциядә гәзит конкурсында җиңүчеләр xөрмәтләнә

Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел гомер үтеп китте. Бөек Җиңү уңаеннан ”Балтач таңнары” редакциясе конкурс игълан итте. Илдә канкойгыч сугыш бер гаиләне дә читләп үтмәде. Райондашларыбыз Бөек Җиңүне якынайткан гаилә әгъзалары турында ел дәвамында мәкаләләр язды. Якты хатирәләр беркемне дә битараф калдырмады. Редакциядә гәзит конкурсында җиңүчеләр 3нче февральдә xөрмәтләнә.

Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел гомер үтеп китте. Бөек Җиңү уңаеннан ”Балтач таңнары” редакциясе конкурс игълан итте. Илдә канкойгыч сугыш бер гаиләне дә читләп үтмәде. Райондашларыбыз Бөек Җиңүне якынайткан гаилә әгъзалары турында ел дәвамында мәкаләләр язды. Якты хатирәләр беркемне дә битараф калдырмады.
Беренче урынга Богдан гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Миләүшә Нәбиева “Бөек Җиңүгә—75 ел” рубрикасы астында дөнья күргән бер төркем укучыларының мәкаләләр циклын әзерләгәне өчен лаек булды. Икенче урынны Түбән Карыш авылыннан Ринат Сәитов "Шигырь юлларында — сугыш еллары" мәкаләсе белән(36—38нче саннар, 8нче һәм12нче майда чыккан)алды. Өченче урында блокадалы Ленинградта булган хатирәләре, әнисе язмышына багышланган "Күпне күргән әнием"мәкаләсе өчен (31нче сан,7нче апрельдә чыккан ) Иске Балтач авылыннан Әнфисә Сәхипова. .
Читайте нас: