Барлык яңалыклар
Конкурслар
27 ноябрь 2020, 17:22

Балтачлылар, Башкорт балын беренче урынга чыгарыйк!

"Русия тәме" милли гастрономия конкурсында катнашкан 508 төбәк брендының 24-е – бал. Башкортстан, киң билгеле умартачылык төбәге буларак, өч позиция тәкъдим итә.

"Русия тәме" милли гастрономия конкурсында катнашкан 508 төбәк брендының 24-е – бал. Башкортстан, киң билгеле умартачылык төбәге буларак, өч позиция тәкъдим итә.
Алар – Башкорт балы, Иглин бал һәм Бөрҗәннең чолык балы. Монда, сорауларның булуы да мөмкин түгел кебек, чөнки Русиядәге татлы ризыклар арасында Башкорт балы алдынгылыкны ышанычлы яуларга тиеш. Әмма асылда исә, хәл башкачарак икән. Баллар арасындагы ярышта Башкорт балы, 27 ноябргә 5730 тавыш җыеп, икенче урынны били. Бактисәң, Татар балыннан калышабыз, аннары күрше республикада "Кукмара балы" дигән бренд астында чыккан тагын бер тәмле ризык үкчәбезгә басып килә. Безнең Бөрҗән һәм Иглин баллары конкурсның бу рейтингында 16нчы һәм 17нче урыннарны били.
Башкорт балының сыйфаты да яхшы, танылу да яулаган, тик аңа тавыш саны гына җитми. Гомуми рейтингта ул хәтта башлангыч егерме исәбенә дә кермәгән. Конкурста призлы урынга дәгъва итү өчен тагын да кимендә 15 мең тавыш җыярга кирәк.
Дуслар, тавыш бирик! Моның өчен "Русия тәме" конкурсы сайтына (ttps://russiantastes.ru) керергә һәм Башкорт балын сайларга кирәк.
Фото: https://go.mail.ru/
Читайте нас: