Балтач таңнары
-5 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Конкурслар
10 гыйнвар 2019, 13:32
“Балтач таңнары” “Иң оригиналь» фотоконкурсы җиңүчеләрен ачыклады
"Балтач таңнары"ның "Иң оригиналь" фотоконкурсы тәмам.
Балтачлыларның Яңа ел алдыннан бәйрәм рухын күтәрү, матурлыкны пропагандалау, районда яшәүчеләр арасында гамәли сәнгать осталарын барлау, абунәчеләренең активлыгын күтәрү мсаксатында, "Балтач таңнары" гәзите редакциясе иң матур Яңа ел костюмына һәм авыл ихаталары алларында боздан, кардан үзенчәлекле фигуралар ясаучылар арасында
“Иң оригиналь”
дип аталган фотоконкурс игълан иткән иде
.
Конкурска 16 автор 38 фоторәсем тәкъдим итте. Алар белән“Балтач таңнары” ның КВонтакте социаль челтәрендәге
https://vk.com/album-107258580_259091254
фотоальбомында
танышырга мөмкин.
Конкурс җиңүчеләрен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләргә уйлаган идек, ләкин
“baltach.rbsmi.ru
сайтының техник мөмкинлекләре чикләнгән булганлыктан иң яхшылар жюри карары белән ачыкланды.
Авыл ихаталары алларында боздан, кардан ясалган фигураларның фотоконкурска тәкъдим ителгән рәсемнәре арасында
Богдан авылыннан Ленара Мөҗипова
,
Сәйтәктән Мансур Әхмәтҗанов(Әкбәр Мөслимов)ларның
эшләрен иң оригиналь дип таптык. Бу номинациядә алар җиңүче.
Ә костюмнар арасында
Гөлчәчәк Вәлиева
һәм
Зөбәрҗәт Әхәтова
тәкъдим иткән фоторәсемнәр жюри карашына иң үзенчәлеклеләре дип табылды.
Җиңүчеләребезне ихлас тәбрик итәбез!
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?