Барлык яңалыклар
Конкурслар
18 декабрь 2018, 17:39

Эльза Фаюршина оста оештыручы гына түгел, бакчачы да

Сәйтәк авыл җирлеге хакимияте башлыгы "Балтач таңнары"ның "Безнең бакча җимеше” фотоконкурсы җиңүчеләренең берсе.

Без моны "Балтач таңнары"ның "Безнең бакча җимеше" конкурсы нәтиҗәләреннән ачыкладык.

Ул "Безнең бакча җимеше” фотоконкурсы җиңүчеләренең берсе. Эльза Фаюршина Сәйтәк җирлеге хакимиятен җитәкли.
Ул безнең конкурска берничә фото җибәргән иде. Мул алмалары, кызарып пешкән җиләкләре бик күпләрне кызыксындырды.

Бакчада үскән җиләк-җимешләрне күреп күпләр сокланды. Күп эшләсәң эш көне— тук булырсың кыш көне, дигәндәй мул уңыштан алынган тәмлекәчләр салкын кышларда да аларның гаиләсен җылытадыр.
Эльза Семёновнаны чираттагы җиңүе белән котлап, арытабан да уңышлар телибез.
Читайте нас: