Барлык яңалыклар
Конкурслар
18 декабрь 2018, 12:33

«Балтач таңнары» “Иң оригиналь” фотоконкурсы игълан итә

"Балтач таңнары" гәзите редакциясе иң матур Яңа ел костюмына һәм авыл ихаталары алларында боздан, кардан үзенчәлекле фигуралар ясаучылар арасында “Иң оригиналь” дип аталган фотоконкурс игълан итә.

Балтачлыларның Яңа ел алдыннан бәйрәм рухын күтәрү, матурлыкны пропагандалау, районда яшәүчеләр арасында гамәли сәнгать осталарын барлау, абунәчеләренең активлыгын күтәрү мсаксатында, "Балтач таңнары" гәзите редакциясе иң матур Яңа ел костюмына һәм авыл ихаталары алларында боздан, кардан үзенчәлекле фигуралар ясаучылар арасында “Иң оригиналь” дип аталган фотоконкурс игълан итә.
“Балтач таңнары” гәзитен алдыручылар шулай ук безнең сайттан һәм социаль челтәрдәге биттән файдаланучылар конкурста катнаша ала.
Фотоконкурста катнашучылар Яңа ел тантаналарында киеп уйнау өчен махсус тегелгән, яки нинди дә булса материалдан әмәлләнгән киемгә киенгән, кем булса да төшереп алынган, фоторәсем тәкъдим итәргә тиеш. Яшь буенча чикләүләр юк. Шулай ук конкурска авылларда йортлар тирәсендә кардан, боздан ясалган оригиналь фигуралар фоторәсемнәре тәкъдим ителә. Конкурста катнашучылар фоторәсемнәрне “Балтач таңнары” ның КВонтакте социаль челтәрендәге https://vk.com/album-107258580_259091254 фотоальбомына үзләре урнаштыра ала. Фотоларны“Балтач таңнары” ның КВонтакте социаль челтәрендәге битенең “Сообщения” бүлегенә дә җибәрергә мөмкин.
Конкурска тәкъдим ителгән фоторәсемдәге Яңа ел костюмы кибеттән сатып алынган булырга тиеш түгел. Аның кулдан тегелгән булуы шарт. Яңа ел костюмы төрле материалдан булырга мөмкин. Монысы һәркемнең фантазиясенә бәйле.
Ә кардан һәм боздан ясалган сыннар фоторәсемнәре бары тик бу елдагы иҗат эше булырга тиеш(Былтыргы фоторәсемнәр редакция архивында азмы-күпме бар) . Конкурска тәкъдим ителгән фотодагы объектның кайсы авылда икәнлеген күрсәтү мәҗбүри.
Фотошоп кушымтасы аша редакцияләнгән, шулай ук Интернет челтәреннән алынган фотолар конкурска кабул ителми.
Конкурска фоторәсемнәр агымдагы елның 31 декабренә кадәр кабул ителә.
Фотоконкурс җиңүчесе 2019 елның 9 гыйнварыннан соң “baltach.rbsmi.ru сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк
Читайте нас: