Барлык яңалыклар
Конкурслар
17 декабрь 2018, 17:58

"Балтач таңнары" конкурсының бер җиңүчесе Сәйтәктән

Сәйтәктә яшәүче Рәзилә Габдулхакова „Балтач таңнары” игълан иткән „Безнең бакча җимеше” конкурсына 884 грамм тәшкил иткән бәрәңгене фотога төшереп җибәргән иде.

Быел барыбызда да бәрәңге уңды. Ә Сәйтәктә аның уңышы аеруча югары булган.





Шушы авылда яшәүче Рәзилә Габдулхакова „Балтач таңнары” игълан иткән „Безнең бакча җимеше” конкурсына 884 грамм тәшкил иткән бәрәңгене фотога төшереп җибәргән иде.

Ул безнең җиңүчеләребез сафында.


— Быел минем өчен ел отышлы булды. „Алисс” сәүдә үзәге оештырган чарада 10 мең сумлык сертификат откан идем. Бәрәңгегә килгәндә, соңрак аның 1 килограммнан да артканнары булды, —ди ул.


Уңган кешенең эше башка , диләр. Рәзилә Габдулхакова йомшак уенчыклар бәйләү, тәмле тортлар пешерү остасы да. Рәзиләне җиңүе белән котлыйбыз, арытабан да мондый конкурсларда катнашуын телибез.
Читайте нас: