Барлык яңалыклар
Конкурслар
14 декабрь 2018, 17:50

“Балтач таңнары” фотоконкурс җиңүчеләрен билгеләде

“Балтач таңнары” гәзите редакциясе "Безнең бакча җимеше" фотоконкурсы җиүчеләрен билгеләде.

Ел ахырына якынлаша. Һәр тарафта бу мәлне узганнарга йомгак ясыйлар.

“Балтач таңнары” гәзитенең ВКонтакте социаль челтәрдәге битеннән файдаланган кайберәүләр “Безнең бакча җимеше” фотоконкурсына әле булса йомгак ясалмаганына беркадәр үпкә белдергәннәр иде.
Сүз юк, быелгы җәй бакчачыларны яшелчә-җимеш уңышы белән сөендерде.
Көзге уңышны җыеп алу барган көннәрдә бихисап бакчачылар яшелчә, җиләк-җимештән уңыш алу шатлыкларын социаль челтәрләрдә дә бүлештеләр. Фотоларда үз формасыннан аерылган, гаҗәп рәвештәге яшелчә, җимешләр дә бар иде. Болары белән ВКонтакте социаль челтәрендәге фотоальбомда янә танышырга мөмкин.
Конкурсның, әлбәттә, җиңүчесе булырга тиеш. Җиңүчене baltach.rbsmi сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләргә уйлаган идек. Ләкин 1С-Битрикс платформасының мөмкинлекләре чикләнгәнлектән, уйлаганыбыз барып чыкмады. Киләчәктә, бәлки, андый мөмкинлек тә булыр. Бу юлы конкурс җиңүчесен жюри карары белән билгеләргә булдык.
Кыш бабай бүләкләрен соңлабрак китерүе дә конкурска йомгак ясауны тоткарлады. Бүген нәрсә дисәк тә, конкурсның җиңүчеләре билгеле.
Менә алар: Ленара Солтанова—“Бәрәңгедән композиция” фотосы өчен”;
Рәзилә Габделхакова —“Гигант бәрәңге” фотосы өчен;


Рамил Солтанов — “Алмалар” композициясе өчен;


Эльза Фаюршина — “Чиләк тулы җиләкләр” фотосы өчен;


Гөлназ Камилҗанова — “Җир өсте тулы бәрәңгеләр” фотосы өчен.


Җиңүчеләребезне ихлас тәбрик итәбез. Бүләкләрен хуҗаларына тапшыру өчен конкурста җиңүчеләрне “Балтач таңнары” редакциясендә көтеп калабыз.
Читайте нас: