Барлык яңалыклар
Конкурслар
14 сентябрь 2018, 12:50

“Балтач таңнары”ның “Безнең бакча җимеше” фотоконкурсы дәвам итә

Көзнең беренче аеның яртысы үтеп бара. Ә бакчалардагы түтәлләрдә әле дә эре-эре җиләкләр өлгергәнен күрергә мөмкин.



Көзнең беренче аеның яртысы үтеп бара. Ә бакчалардагы түтәлләрдә әле дә эре-эре җиләкләр өлгергәнен күрергә мөмкин.


Гомумән, “Безнең бакча җимеше” фотоконкурсы районыбыз бакчачыларының уңганлыгын ачык күрсәтте. Күрсәтте, дип әйтү бәлки иртәрәк тә булыр. Чөнки конкурс дәвам итә. Бакчаларыгызда үскән гаҗәеп уңышны сурәтләгән фотрәсемнәрне 23 сентябрьга кадәр кабул итәбез.


Фотоальбомга күз салыгызчы, уңган бит безнең бакчачылар. Ул мине өзеп ал диеп иелгән алмалар, ул гигант бәрәңге, ул түтәлдән әле генә җыеп алынган карбызлар... Бакчасыннан җыеп алынган уңышны эшкәртеп, базын консервалар белән тутырганнар да бар...


Бәлки сезнең бакчада да мул уңыш өлгергәндер. Бу хакта башкалар белән уртаклашырга теләсәгез, безнең конкурста катнашыгыз!
Читайте нас: