Барлык яңалыклар
Конкурслар
7 сентябрь 2018, 18:24

Балтачлыларны „Безнең бакча җимеше” фотоконкурсында катнашырга чакырабыз

“Балтач таңнары” гәзите редакциясе үзенең ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә „Безнең бакча җимеше” дип аталган фотоконкурс игълан итә.

“Балтач таңнары” гәзите редакциясе үзенең ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә „Безнең бакча җимеше” дип аталган фотоконкурс игълан итә.

Быелгы җәй бакчачыларны яшелчә-җимеш уңышы белән сөендерде. Бәрәңге уңышы гына да ни тора.

Көз җитте исә бакчачылар яшелчә, җиләк-җимештән уңыш алу шатлыкларын социаль челтәрләрдә дә бүлешәләр. Фотоларда үз формасыннан аерылган, гаҗәп рәвештәге яшелчә, җимешләр дә очрый.
Быел балтачлылар үз бакчаларыннан никадәр уңыш үстереп алды икән. Без моны фотоконкурс нәтиҗәләреннән белергә булдык.
“Балтач таңнары” гәзите редакциясе үзенең ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә „Безнең бакча җимеше” дип аталган фотоконкурс игълан итә.
Сездән 23 сентябрьга кадәр быелгы уңышны сурәтләгән фоторәсемнәр көтәбез. Фотоларны шушы сылтаманы ачып https://vk.com/album-107258580_256484608үзегез дә урнаштыра аласыз.
Фотоконкурска быелгы уңыш белән бәйле төрле фоторәсемнәр кабул ителә. Кемнеңдер бакчасыннан җыеп алынган бәрәңгедән, бәлки, биек “тау” хасил булгандыр. Быелгы бәрәңге уңышыннан инде бәлеш пешерергә өлгергәннәр дә бардыр, мөгаен... Ярты метр озынлыкта кишер үстердегезме, түтәлдәге кабагыгызны күтәреп базга алып керергә көчегез җитми торамы... Шуңа охшаш теманы һәм башкаларны сурәтләгән барлык фотолар да конкурска кабул ителә. Төрле формага кереп үскән яшелчә, җимешләр рәсемнәре дә ярый. Гомумән фантазия сездән. Тик бер шарт—фото Инстаграм һәм башка социаль челтәрләрдән алынган булырга тиеш түгел. Фотода күрсәтелгән уңыш фонында бакчачы үзе яки башка кеше булса бигрәк тә яхшы. Фоторәсемне кайда төшерелгәне турында кыскача мәгълүмат белән озату кирәк.
Җиңүчене тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләячәкбез. Тавыш бирү 24 сентябрь көнне башлана һәм ул 30 сентябрьга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчегә бүләк— Никулинский сортлы бер чиләк эре бәрәңге. Дәртләндерү бүләкләре дә булачак.
Читайте нас: