Балтач таңнары
-14 °С
Кар
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Конкурслар
7 июнь 2018, 18:21
Балтачлылар „Бәхетле балачак „ бәйгесеннән җиңү яулап кайтты
Казанда узган „Бәхетле балачак” III Бөтенрусия балалар иҗат интернет-бәйгесе күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинның иҗатына багышланды.
Казанда узган „Бәхетле балачак” III Бөтенрусия балалар иҗат интернет-бәйгесе күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинның иҗатына багышланды.
Район үзәге „Белоснежка” балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүче Эльнара Мостафина һәм Риналь Нурисламов беренче һәм икенче урыннарга лаек булдылар. Бәйгедә җиңүчеләр — Гөлсинә Аллаярованың тәрбияләнүчеләре. Балаларны яклау көнендә Казанның Милли-мәдәни үзәгендә райондашларыбыз тәбрикләү мизгелләрендә булу бәхетенә иреште.
Бәйге ике елга бер тапкыр үткәрелә. Аның географиясе елдан-ел киңәя. Быел Канада, Литва, Кыргызстан, Төмән, Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Мари-Эльдан 3 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар катнашкан. Аларның саны 100дән артык. Балтачлылар әлеге бәйгедә икенче мәртәбә катнаша. Гөлсинә Өлфәт кызының тәрбияләнүчеләре, аларның әниләре декоратив-гамәли юнәлешне сайлаганнар. Болардән тыш рәсем сәнгәте, вокал, нәфис сүз, татар иҗаты, инструменталь юнәлешләр бар.
Эльнара Мостафина Туфан Миңнуллинның иҗатыннан чыгып „Кәҗә”, ә Риналь Нурисламов „Акбай” дигән эшләр тәкъдим иткәннәр. Эльнараның эше күпләрнең күңеленә хуш килгән, ул 100 артык тавыш җыйган, ә Ринальнең эшенә 50 дән артыграк тавыш бирелгән.
Җиңүчеләрне тәбрикләү мизгелләрендә Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кечкенә райондашларыбызга истәлекле бүләкләр, Дипломнар, кубок тапшырды. Җитәкче апалары Гөлсинә Өлфәт кызы да балаларны мондый бәйгедә катнашырга әйдәгәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Быел беренче сыйныфка укырга барачак Эльнара Мостафина, Риналь Нурисламовларның күңелләрендә бу вакыйга озак еллар зур истәлек булып сакланачагына шик юк. Тәүге җиңүләре яңадан-яңа үрләргә әйдәсен.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"