Барлык яңалыклар
Конкурслар
8 февраль 2018, 11:44

Балтач журналисты республика конкурсында җиңү яулады

Бердәм Русия партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе партия эшчәнлеген матбугат басмаларында яктырту буенча журналистлар арасында игълан ителгән конкурста катнашып, "Балтач таңнары" гәзите редакциясе хезмәткәре Аида Хәйртдинова икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.


Бердәм Русия партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе партия эшчәнлеген матбугат басмаларында яктырту буенча журналистлар арасында конкурс игълан иткән иде.

Конкурста республиканың төрле матбугат басмаларында иҗат иткән кырыктан артык журналист катнашкан.


Кичә башкалабыз Уфада конкурска йомгак ясалды. Бердәм Русия париясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе офисында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Бәйгенең йомгаклау этабына үткән журналистларны Бердәм Русия париясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев тәбрикләде.


Җиңүчеләр арасында хезмәттәшебез дә бар. „Балтач таңнары” гәзите хәбәрчесе Аида Хәйртдинова конкурска тәкъдим иткән материаллар сериясе белән „Парития эшчәнлеген милли телдә яктырткан өчен” номинациясендә икенче дәрәҗә Диплом, истәлекле бүләк һәм махсус сертификат белән бүләкләнде.


Читайте нас: