Барлык яңалыклар
Конкурслар
26 декабрь 2017, 18:10

"Бу бит безнең Карсылу" конкурсы җиңүчеләре билгеле

"Балтач таңнары" гәзитенең "Бу бит безнең карсылу" фотоконкурсында егермегә якын гүзәл зат вәкиле катнашты.

19 декабрь көнне “Балтач таңнары” гәзите редакциясе гүзәл зат вәкилләре арасында “Бу бит безнең Карсылу” фотоконкурсы игълан иткән иде.
Бәйгедә катнашырга теләк белдереп, “Балтач таңнары”ның ВКонтакте социаль челтәрендәге махсус альбомына егермегә якын конкурсант үзенең фоторәсемен тәкъдим итте.
Конкурсантларыбыз өчен тавыш биреп, “Балтач таңнары Карсылуын” билгеләргә ярдәмләшкәннәре өчен ВКонтакте социаль челтәрендәге “Балтач таңнары “ гәзите” битеннән файдаланучыларга рәхмәт белдерәбез. Карсылуларыбыз берсеннән берсе чибәр. Бәйге булгач, әлбәттә, аның җиңүчесе булырга тиеш. Жюри, фотоларның, сыйфатына эчтәлегенә дә игътибар итте.
Ниһаять, җиңүчеләр билгеле. Беренче урынга Түбән Карыш авылыннан Альмира Сибатова чыкты. Иске Балтачтан Амелия Солтанова исемле нәни кызчык икенче урында. Өченчы Карсылуыбыз исеменә ушы ук авылдан Ильвина Сәетгалиева лаек булды. Ә җиңүгә омтылу номинациясе бүләкләрен Юлиана Ибраһимова һәм Камилла Суфияровага бирергә булдык.
Бер үк вакытта йорт тирәсендә кардан, боздан иң матур сын ясаучы осталар арасында да конкурс игълан иткән идек. Бу бәйгегә тәкъдим ителгән фотолар арасында Ленара Мөҗипова җибәргән фотосурәттәге ел символын иң оригиналь скульптура дип таптык.
Конкурста җиңүчеләрне 27 декабрь көнне 15 :00 сәгатьтә"Балтач таңнары" гәзите редакциясендә көтәбез.

Читайте нас: