Балтач таңнары
-6 °С
Кар
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Конкурслар
19 декабрь 2017, 19:07
Балтач сылуларын “Бу бит безнең Карсылу” фотоконкурсында катнашырга чакырабыз!
Районда яшәүче, шулай ук районыбыздан вакытлыча читтә яшәгән Балтач сылуларының “Балтач Карсылуы” булып тарихка кереп калу мөмкинлеге бар.
Районда яшәүче, шулай ук районыбыздан вакытлыча читтә яшәгән Балтач сылуларының “Балтач Карсылуы” булып тарихка кереп калу мөмкинлеге бар. “Балтач таңнары” гәзите редакциясе, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе белән берлектә,
«Бу бит безнең Карсылу»
дигән фотоконкурс игълан итә.
Бәйгедә катнашу кышкы табигать, Яңа ел чыршысы, Кыш Бабай тудырган бизәкләр фонында(монда һәркемнең үз фантазиясе) төшкән фотогызны конкурска тәкъдим итү кирәк.
Конкурста катнашу өчен яшь буенча чикләүләр юк. Фотосурәт герое турында тулы мәгълүмат булуы шарт. Фотоларны конкурсантлар ВКонтакте социаль челтәренең “Газета “Балтач таңнары” битендәге
“Бу бит безнең Карсылу” фотоальбомы
на үзләре үк урнаштыра ала.
Шул ук вакытта кардан, боздан Яңа ел фигурасы ясап йортлары тирәсендә матурлык тудыргоан осталар арасында да конкурс игълан итәбез.
Конкурска фотолар 25 декабрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләячәкбез.
Балтач Карсылулары, кардан, боздан могҗизалар тудыру осталары, конкурсларда катнашыгыз! Бүләкләр сезне көтә.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде