Барлык яңалыклар
Конкурслар
9 октябрь 2017, 13:17

“Народный участковый” бөтенрусия конкурсының икенче этабы башланды

“Народный участковый” бөтенрусия конкурсының 7 октябрь көнне икеннче этабы башланды.

“Народный участковый” бөтенрусия конкурсының 7 октябрь көнне икеннче этабы башланды.
Беренче этапта катнашкан 91 конкурсантның 10сы икенче этапка үткән.
Конкурсның икенче этабы 16 октябрьга кадәр дәвам итә. Төбәк этабында җиңүче Башкортстан данын Русия күләмендә яклаячак. Конкурсның йомгаклау этабы 1-10 ноябрь көннәрендә үтә.
Җиңүчеләр онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Конкурсның икенче этабында катнашучыларның анкеталары белән танышып, лаеклы хезмәткәр өчен тавыш бирергә мөмкин.
Балтач районыннан “Народный участковый” конкурсында полициянең өлкән лейтенанты Алмаз Абраров катнаша. Ул конкурсның икенче этабына үтте. Райондашлар ярдәме белән аның өченче этапка үтү мөмкинлеге дә бар.
Читайте нас: