Барлык яңалыклар
Хокук
12 гыйнвар , 10:30

Халык мәнфәгате сагында торучылар

12нче гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.

Халык мәнфәгате сагында торучылар
Халык мәнфәгате сагында торучылар

12нче гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.

Аларның иңнәренә бик җаваплы һәм мөһим бурычлар йөкләнгән – башкарма Хакимият органнары, тикшерү комитетлары, урындагы үзидарә, контроль итүче органнар, вазифалы затлар тарафыннан законнарны, гражданнарның хокук һәм ирекләре үтәлүенә күзәтчелек итәләр.

Һөнәри бәйрәм алдыннан районда законнарның ничек үтәлүен белү һәм үткән 2024нче елга нәтиҗәләр ясау өчен юстиция киңәшчесе, район прокуроры Булат ВӘЛИЕВ белән әңгәмәләштек.

—Булат Әдиб улы! Үзегез һәм хезмәт юлыгыз белән таныштырып үтсәгез иде...

—Мин Благовещен районының Николаевка авылында туганмын. Шулай да әнием дә, әтием дә Балтач районы кешеләре. Бөре шәһәренең 8нче урта мәктәбен алтын медаль бел3н төгалладем. Ары таба Урал дәүләт юридик академиясен отличие белән тәмамладым. Югары белем алып, олы хезмәт юлын башлап җибәрдем. Башта күпмедер вакыт юрист булып, аннары, 2009нчы елда, Уфа шәһәренең Калинин районы прокуроры ярдәмчесе вазифасын башкардым. Бу вакытта шулай ук Урал дәүләт юридик академиясенең Уфа филиалында махсус дисциплина буенча укыту белән шөгыльләндем дә. 2013нче елда мине хезмәт юлы Караидел районына алып барды. Анда мин прокурор урынбасары вазифасында көч салдым. Ары таба мине Кыйгы районы прокуроры итеп тәгаенләделәр. Ә инде 2022нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр Балтач районы прокуроры сыйфатында хезмәт салам.

Бу һөнәргә ничек килдегез? Гаиләгездә сез бу юлны сайлаучы беренче кешеме, бәлки гаилә династиясе вәкилеме?

—Юк, безнең гаиләдә юридик юнәлешне сайлаучы мин генә. Әнием – укытучы, әтием - агроном. Мәктәп елларыннан ук үземә юрист белгечлеген үзләштерергә максат итеп куйган идем. 10нчы сыйныфта укыганда хокук белеме буенча район олимпиадасында да җиңү яуладым. Мин һәрчак нинди булса да гаделсезлеккә каршы булдым. Шул да минем булачак һөнәр сайлауга йогынты ясагандыр да.

Район прокуратурасының коллективы зур түгел, әмма аларның барысы да үз эшләренең осталары. Коллективыгыз турында сөйләгез әле.

—Әйе, безнең коллектив зур булмаса да, барысы да югары белемле һәм тәҗрибәле белгечләр. Минем урынбасар Илнур Хөснуллин Борай 1нче урта мәктәбен тәмамлап, Уфа юридик институтында югары белем ала. Балтач районара тикшерү комитетында тикшерүче, Аскын районы прокуроры ярдәмчесе булып эшләп өлгерә. Хәзер инде прокурор урынбасары булып көч сала. Прокурор ярдәмчесе Денис Солтанов Тәтешле 1нче урта мәктәбеннән соң Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган хезмәткәр. Башта Тәтешле районында участковый полиция хезмәткәре, ары таба сорау алучы (дознаватель)  һәм 6 ел дәвамында РФ Эчке эшләр министрлыгының Тәтешле районы буенча  сорау алу бүлеге начальнигы булып эшли. Канцелярия хезмәткәре Гөлназ Галимҗанова прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да игътибарлы. Водитель Илдар Азмиев та үз эшен намус белән башкара. Барысы да сыналган, тәҗрибәле һәм ышанычлы кешеләр.

Булат Әдиб улы, узган 2024нче елга нәтиҗәләр ясап үтик.

2024нче елда район прокуратурасында 270 мөрәҗәгать каралган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын яклау өчен күп чаралар күрелә. Телдән мөрәҗәгать белән шәхси кабул итү – 115. Күбрәк хезмәт, торак-коммуналь хуҗалык, юл хәрәкәте иминлеге өлкәләренә кагылышлы хокук бозулар буенча мөрәҗәгать итәләр.

—Халыкны кабул итү көннәре һәм вакыты турында билгеләп үтсәгез иде...

—Прокуратура ишекләре һәркемгә ачык. Һәр көнне (шимбә һәм якшәмбедән кала) 9дан 18 сәгатькә кадәр, җомга көнне - 9дан 16:45  сәгатькә кадәр халыкны кабул итәбез.  Төшке аш вакыты – 13:00 – 13:45 сәгатьтә.  Кешеләр бирегә үзләренең гаризалары белән дә, законны аңлатуны сорап та килә алалар. Гаризалар, прокуратурада теркәлгәннән соң – 30 көннән дә соң булмаган вакыт аралыгында хәл ителә.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан яңа елда хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләр җиткерер идегез?

—Алда торган бурычлардан башлыйм әле. Иң мөһиме – алга таба да ирешелгән уңышларны саклап калу һәм арттыру, халык мәнфәгатен яклау һәм җинаятьчелекне чикләү. Форсаттан файдаланып, һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык  хез­мәттәшләремә, прокуратура ветераннарына сәламәтлек, үҗәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә җылысы һәм иминлек телим.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Автор:
Читайте нас: