Барлык яңалыклар
Хокук
28 март , 17:16

Җырчы Данир Сабиров мошенникларга юлыккан

Мошенниклар сораган кодны җырчы әйтеп салган...

Җырчы Данир Сабиров мошенникларга юлыккан
Җырчы Данир Сабиров мошенникларга юлыккан

Бу турыда социаль челтәрләрдә Данир Сабиров  үзе хәбәр итеп видео салган. Әнисе, хатыны эләгә язган мошенникларга элегрәк, тик вакытында тукталып калганнар. Ә җырчы  Данир Сабиров сораган кодныәйтеп салган... Юлда шалтыратып бу телефон номеры-симкасы белән кулланырга теләсәгән очракта "килешүне озайтырга" тәкъдим иткәннәр. Элемтә буенча белгечтәй киңәш тә биргәнгә җырчы ышанган.  Әйткәннән соң гына башына уй килгән, ул тизрәк компьютер белгеченә хәбәр иткән. Ул мошенникларның Волгоградтан булуын әйтә. МФЦда эшләүче танышына хәбәр итеп, тиз вакытта җырчы үз "Госуслуги"дан парольне алыштырып өлгерәләр. Мошенниклар "Госуслуги"га кергән була, тик парольне үзгәртеп өлгермиләр. Вакыт чикле. Мөлкәтеннән колак кагар иде... Булдыра алмагач янә шалтыраталар. Имештер,мошенникларның юлын ябар өчен янә "Госуслуги"га код килә, дип шуны сораганнар... Оятлары та юк...

 Бер СМС-КОДНЫ  да телефоннан сораганнарга әйтергә ЯРАМЫЙ.

Фото-видеодан туктатылган мизгел.

Автор:
Читайте нас: