Барлык яңалыклар
Хокук
9 февраль , 16:22

Иван МХОда, ә Лариса аның акчасына бәйрәм итә...

МХОдагы егетнең акчаларын йөрегән кызы кулланып беткән. Норильскидан  Иван (исеме үзгәртелгән) иреннән аерылган балалы хатын белән аралаша, МХОга мобилизацияләнгәч картасын аңа калдырып тора.

Иван МХОда, ә Лариса аның акчасына бәйрәм итә...
Иван МХОда, ә Лариса аның акчасына бәйрәм итә...

Иван киләчәктә Лариса белән гаилә корырга уйлый. Иванның әти-әнисе вафат булганнан соң сеңелесе генә кала. Иван сеңелесенә үз акчасыннан ай саен 20 мең акча җибәрергә куша. Тик Лариса бер-ике айдан соң бу эшне "оныта". Егет отпускка кайтып киткәч Лариса үзенә машина сатып ала. Эшләмәгән кеше кайдан акча алуы билгеле. Иван сеңелесенә үз картасын кызыннан алырга куша. Сеңелесе картаны алып кайта, тик Лариса шәхси кабинетка керә алганга күрә Иванның килеп төшкән хезмәт хакын үзенең улы картасына, үзенең киви-кошелегына күчерә. Картаны "блокироватҗ" иткәнчегә кадәр бу эш дәвам итә. Яңадан ялга кайткач Иван адвокат белән полициягә мөрәҗәгать  итә...

Егетне Лариса көтмәгән, көн дә бәйрәм итеп, кәеф-сафа корып "кызу компания" белән вакыт үткәргәне билгеле була. Иван МХОда, ә Лариса аның акчасына бәйрәм итә. Битен юмаган хатын полициядә  шулай тиештәй үзен тоткан.

Кемнеңдер гомере кыл өстендә, ә акчасына оятсыз рәвештә хуҗа булырга хатын тиз табыла.

"Комсомольская правда"дагы мәкалә буенча.

Автор:
Читайте нас: