Хокук
26 Декабря 2023, 07:58

Мошенникка тәүлек эчендә 25 кеше акчасын бирә

Бу тема интернет чоры чиренә әверелде. Үзенә җитмәгән акчасын оятсыз кесәсенә салмас өчен нишләргә?

Добавить в предпочтительные источники Google
Мошенникка  тәүлек эчендә 25 кеше акчасын бирәМошенникка  тәүлек эчендә 25 кеше акчасын бирә
Мошенникка тәүлек эчендә 25 кеше акчасын бирә

“Башинформ”агентлыгында матбугат конференциясендә саннар китерелде. Аны эчке эшләр министры урынбасары Евгений Полтавец китерде. Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләрнең 95% мошенникларның хәйләләре турында белгән, тик барыбер тозакка капканнар һәм үзләренең акчаларын кредит аферистларына биргәннәр.

-... Һәр тәүлек уртача - 25 факт, күбрәк тә, азрак та булырга мөмкин. Атна эчендә уртача фактлар саны - 125-130. Ниндидер алга китеш юк. Мәсәлән, ноябрь. Айның беренче атнасы - 60 млн сум, икенчесе - 34 млн, өченчесе - 43 млн, дүртенчесе - 75 млн. Декабрь: бер атнада - 42 млн сум, икенчесендә 46 млн сум биргәннәр. Күрәсең, нәрсәдер тиешенчә эшләнми, димәк, без һәр кешегә барып җитә алмыйбыз.  - дип ассызыклады спикер. 

 Аферистларга ир-атлар ышанучан( 60 процент). 60 процент - хезмәткә сәләтле яшьтәге гражданнар, 65 яшьтән өлкәнрәк - 28 процент, 0дән 18 яшькә кадәр - зыян күрүчеләрнең 0,3 проценты. Мондый җинаятьләр, кызганычка каршы, күп очракта ачылмый кала..

 Евгений Полтавец хәвефсезлекне онытмаска кирәклеген әйтә. Ят номерлы телефонны алмаска,  алган очракта шунда ук кире куярга. Нервыларыгызны саклагыз.

"Кызыл таң"

Автор: