Хокук
26 Декабря 2023, 08:22

Банк хезмәткәре уяу булганга бәладән котылган

Уфа шәһәрендә бер ир дулкынланып банкка керә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Банк хезмәткәре уяу булганга бәладән котылганБанк хезмәткәре уяу булганга бәладән котылган
Банк хезмәткәре уяу булганга бәладән котылган

Ир зур суммага кредит алырга уйлый. Банк хезмәткәре, клиентның үзен сәер  тотуына игътибар итә.  Бу акча нигә кирәклеген белә.

Имеш шәхси ихтыяҗлары өчен.  Банк хезмәткәре ирнең банкның башка офисында ике миллион сумлык кредит оәсмиләштерүен, әлегә алып куймавын ачыклый.

Юлия Петрова ирне аны мошенниклар алдавына төшендерә.  Барлык операцияләрне гамәлдән чыгарырга, кредит счетына акчаны кире кайтарырга һәм эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итәргә үгетли.

 Мошенниклыкка омтылу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Интернет,  мобиль телефон мутлашучы мошенник коралына әйләнеп бара. Сак, уяу булыгыз.

"Кызыл таң"

Автор: