Барлык яңалыклар
Хокук
8 декабрь 2023, 09:29

25 млн сум урлаган хатын иреккә чыкты

Банктан 25 млн сум урлаган Луиза Хәйруллина иреккә чыкты. Салават банкының элеккеге кассиры турында сүз.

Салават банкының элеккеге кассиры 4,5 ел төрмәдә утыргач азат ителә. Ул эшкә урнашты һәм балалары белән яши. Аны җинаятькә этәргән ире Марат белән хатын хәзер аралашмый.  Берничә ел элек 1 май көнендә Луиза банк кассасыннан акча урлаган, әйберләрен җыйган һәм ире һәм ике баласы белән бергә өйдән чыгып киткән. Ике айдан соң аларны Казанда таптылар. Луизаны биш елга, ә Маратны алты елга төрмәгә хөкем иттеләр. Соңрак Маратның уенга бәйлелеге булуы , гаиләгә акча кирәк дип нәкъ ире Луизаны җинаятькә этәрүе билгеле була.

Карак дөрес нәтиҗә ясый алдымы, юкмы—вакыт күрсәтер. Ә менә хәзер берни элеккечә булмаячак. Гаилә булган килеш, җинаять кылына. Балаларның иң мохтаҗ вакытларында алар әтисез-әнисез үсә. Кемдер комсызлык, уен корбаны булганлыктан балачакта кечкенәләр  авыр  сынауга дучар була.

 

Автор:
Читайте нас: