Хокук
19 июль 2023, 12:57

Күп фатирлы өйләр яныннан кыз баланы урлаган

Балалар мәйданчыгыннан таныш булмаган ир кызны урлый.

Вакыйга 18 июль көнне була. Әнисе бераз китеп торган арада кызы юкка чыга. Аның таныш булмаган ир белән китүен әйтәләр. Полиция эшкә тотына. Ростов өлкәсенең Шахты бистәсендә ирне бала белән кибеттәге видеокамералар “эләктергән” : анда ул үзенә –хәмер, балага – тәм-том сатып алган.

 Аны камералар буенча кайда баруын белеп фатирында тоткарлыйлар. Бу кеше рәвешендәге яман затны кулга алына. Ул берничә тапкыр хөкем ителгән  булган.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, 41 яшьлек ир талау өчен һөҗүм итү,  талау, көчләү,  урлау очраклары буенча хөкем ителгән.  Балага зыян эшләп өлгермәве мәгълүм. Полиция хезмәткәрләре яхшы, оператив эшләгәнгә күрә.

 

Автор:
Читайте нас