Хокук
12 июль 2023, 09:04

Укучы кызны ахирәтенең әтисе үтергән

36 яшьле ата кеше кызының ахирәтен машинасына утыртып алып киткән һәм үтергән. Үзе  югалган баланы ирекмәннәр белән эзләүдә катнашкан.

 9 июльдә Чиләбе өлкәсендә кыз югалган була. Халык бергәләшеп кызны  «Лиза.Алерт» төркеменең  ирекмәннәре эзли. Ябык , кечкенә кыз гәүдәсен табалар, аның сумка-рюкзагы алдарак елгада табыла. 10нчы июльдә ирне кулга алалар.

Тормыш иптәше ник мондый адымга баруын хатыны да аңламый. Үз кызларына  ахирәте нинди сәбәп буенча үлүен, әтисе кылыгын ни әйтергә белми  иза чигә хатын.  Үлгән кыз турында иртәме,с соңмы барыбыр беләчәк бит ул.  Тикшерү эше бара.

Шаккатырлык хәлләр. Бер фикергә, аек акылга сыймаслык.

 

Автор:
Читайте нас