Барлык яңалыклар
Хокук
12 декабрь 2022, 09:39

Мошенник үзенчә алдаган, әмма...

 Мошенниклар оста кешегә тарыса, үзләрен кулга алалар... Ачык мисал. 

Уфада опера җырчысын (акчасы мул диптер инде) янә мошенниклар алдамакчы булган. Ул аларны кабат полициягә тотарга ярдәм итте . Олеся Хөснетдинова, башкорт опера һәм балет театры солисты, янә (өченче тапкыр!) полициягә гражданнарны «туганыгыз юл-транспорт һәлакәтләренә эләккән»схемасы буенча алдаган каракларны тоткарларга ярдәм итә. Мошенниклар опера җырчысына шәһәр номерына шалтыратып, туганының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен хәбәр итә. Олеся аферистларга  ышануын "уйнады", ә үзе полициягә шалтыратып, аферистлар чакыруы турында хәбәр итте. Җинаять эзләнүләре хезмәткәрләре аның янына килеп, мошенникны көтә башлаган. Спектакль телефон аша сөйләшүдән реаль тормышка күчте. Курьер – яшь кыз килә. Ул йөзен медицина маскасы астына яшерде. Карак хатын «акча пакетын» алган, шуннан соң аны тоткарлаганнар.

 Капкан саен калҗа булмый шул...

Чыганак

 

Автор:
Читайте нас: