Барлык яңалыклар
Хокук
23 июнь 2022, 14:42

Бурычыңны вакытында түлә

Агымдагы елның 5 аенда 30 кеше җаваплылыкка тарттырылды.

Агымдагы елның июнь аенда Русия Эчке Эшләр министрлыгының Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре „Бурычлы кеше” дип исемләнгән профилактик чара үткәрә.

Бу җәһәттән полиция хезмәткәрләре җинаятьләрне кисәтү, шулай ук штраф түләүдән читләшкән хокук бозучыларның бурычларын түләтү буенча чаралар күрә.

Административ штрафларны вакытында түләмәгән кешеләргә төрле җәза кулланыла. Аларга карата штраф күләмен икеләтә артуы, 15 тәүлеккә кадәр иркеннән мәхрүм ителү һәм 50 сәгатька кадәр мәҗбүри эшкә кушу чарасы кулланыла.

Агымдагы елның 5 аенда 30 кеше җаваплылыкка тарттырылды. Алар барсы да штрафларын вакытында түләмәгән гражданнар.

Штрафларны түләү өчен квитанцияләр кешенең яшәгән урынына җибәрелә. Түләнмәгән штрафлар турында мәгълүматне полиция бүлекчәсендә, 25нче кабинетта белә аласыз.

Кабат җаваплылыкка тарттырылмас өчен вакытында штрафларны түләргә чакырабыз.

Әлфинә ФАЗЛЫЕВА,

административ законлыкны үтәү

юнәлеше өлкән инспекторы,

полиция капитаны.

Автор:
Читайте нас: