Барлык яңалыклар
Хокук
3 март 2022, 06:40

Сәйтәк кирпеч заводы директоры хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозган өчен штрафка тартылды

Балтач районы прокуратурасы тарафыннан Сәйтәк авылындагы чикләнгән җаваплылыктагы «Керамика» җәмгыяте кирпеч заводында гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү буенча тикшерү үткәрелде.

"Керамика” җәмгыяте җитәкчелеге предприятие хезмәткәрләре белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүдән читләшкән, алар белән хезмәт килешүләре төземәгән, шуның нәтиҗәсендә күрсәтелгән хезмәткәрләргә пенсия фондына һәм социаль иминият фондына акча күчерелмәгән, алар түләүле ялга китә һәм вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие ала алмаган.

Моннан тыш, предприятие хезмәткәрләренә шәхси саклану чараларын бирүне исәпкә алуның шәхси карточкаларын тиешенчә алып бармау факты ачыкланды.

Ачыкланган закон бозу фактлары буенча район прокуратурасы «Керамика» җәмгыяте директорына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5 статьясы 4 өлеше буенча административ хокук бозулар турында эш кузгатты. РФ Административ хокук бозулар кодексының 27 статьясы (хезмәт килешүен рәсмиләштерүдән баш тарту яки тиешенчә рәсмиләштермәү), шулук кодексның  5.27.1 статьясы 1 өлеше буенча (хезмәтне саклауның дәүләт норматив таләпләрен бозу), аларны карау нәтиҗәләре буенча гаепле кеше 10 000 сум һәм 2000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук прокурор тарафыннан «Керамика» җәмгыяте директоры адресына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде, алар карап тикшерелде һәм канәгатьләндерелде, хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелде, 2 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Илья Уральский, район прокуроры ярдәмчесе

Автор:
Читайте нас: