Барлык яңалыклар
Хокук
4 февраль 2022, 17:43

Узган 2021 елда Балтач районында җинаятьләр саны кимегән

Узган елда  Балтач районы эчке эшләр бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлеге буенча уңай нәтиҗәләргә ирешкән.

Узган 2021 елда Балтач районында җинаятьләр саны кимегән
Узган 2021 елда Балтач районында җинаятьләр саны кимегән

 

Узган елда  Балтач районы эчке эшләр бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлеге буенча уңай нәтиҗәләргә ирешкән.

 

Шушы көннәрдә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының онлайн-форматта коллегиясе үтте. Анда район бүлекчәнең эшчәнлеге уңай яктан бәһаланды.

Күрсәткечләргә килгәндә, 2021 елның унике ае нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсе эшчәнлегендә теркәлгән җинаятьләр саны 10,1 процентка кимү белән характерлана, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр буенча кимү 30,0 процентка тиңләшә.

Электән җинаять кылган кешеләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны — 7,9 процентка, шуларның 28,3 проценты электән хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләргә туры килә, исерек хәлдә кылынган җинаятьләр — 7,9 процентка, үтерүләр — 50,0  процентка, чит кеше милкенә кул сузулар — 19,6 процентка, талаулар 50,0 процентка  кимегән.

Хезмәт күрсәтү территориясендә көчләү (-1), чит ил гражданнары яки гражданлыгы булмаган кешеләр тарафыннан кылынган, чит ил гражданнарына яки гражданлыгы булмаган кешеләргә карата кылынган җинаятьләргә юл куелмаган.

Үткәрелгән профилактик чаралар нәтиҗәсендә наркотикларның законсыз әйләнеше линиясе буенча 3 җинаять, сәламәтлеккә җиңел зыян китерү буенча 6 җинаять, кешегә үтерү белән янау — 27, коралның законсыз әйләнешенә бәйле 4 җинаять, икътисади юнәлештәге 3 җинаять ачыкланган.

Хокукка каршы хәрәкәтләр нәтиҗәсендә кешеләрнең үлем очраклары узган елгы дәрәҗәдә сакланган, бер юл-транспорт һәлакәте кеше үлеме белән тәмамланган, балигъ булмаганнар катнашлыгында — 2, җинаять юнәлешендәге караклык очраклары узган елгы дәрәҗәдә сакланган — 13.

Узган елларда ачылмый калган җинаятьләр категориясеннән 2 (+1) җинаять ачылган.

Богдан, Югары Янактай, Көндәшле, Көнтүгеш, Иске Балтач авыл биләмәләре территорияләрендә җинаятьләр санының артуы күзәтелгән.

Республика Эчке эшләр министры боерыгы белән, хезмәт йөкләмәләрен намуслы үтәгәне һәм шушы мәсьәләләр буенча оператив-хезмәт эшчәнлегендә 2021 елда ирешкән уңай нәтиҗәләре өчен, "Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы территориаль органы җитәкчесе" категориясендә, полиция подполковнигы Динар Мәдехәт улы Низамов Башкорт АССРның халык комиссары Ш. А. Ходайбердин исемендәге диплом белән бүләкләнде.

Бүлек начальнигы Динар Низамовка олы бүләкне БР буенча Эчке эшләр министрлыгының  җинаятьләрне эзләү идарәсе начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Алексей Георгиевич Солодянкин районга килеп тапшырды.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: