Барлык яңалыклар
Хокук
24 гыйнвар 2022, 16:55

Нефтекаманың ЮХХДИ башлыгы Илдар Хәмитовны 4 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Аны хәтта органнардан эштән дә чыгармаганнар.

Нефтекаманың ЮХХДИ башлыгы Илдар Хәмитовны 4 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Нефтекаманың ЮХХДИ башлыгы Илдар Хәмитовны 4 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

 

Аны хәтта органнардан эштән дә чыгармаганнар.

Нефтекамада урындагы ЮХХДИ башлыгына карата хөкем карары чыгарылган. Бу хакта бүген, 24 гыйнварда, БР прокуратурасында хәбәр иткәннәр. Илдар Хәмитовны гаепле дип таныганнар.

2019 елның сентябрендә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре машина руле артында автомобильгә идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән Нефтекама кешесен ачыклаган. Аңа карата административ беркетмә төзелә, машинаны махсус стоянкага озаталар. Барысы да закон буенча эшләнә. Тик бу очракта түгел иде. "Идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән" шунда ук башлык кабинетына үтә. «Вести» хәбәр итүенчә, шәһәрдә тәртип бозучы булып, таможня хезмәткәре санала, ә Хәмитовка ул таныш була. Инспектор әлеге мәсьәләне хәл итәргә булыша һәм тикшерү материалларын юк итәргә куша. Таможнячы — машиналы, гаичник акчалы булып кала.

Нефтекаманың ЮХХДИ башлыгы Илдар Хәмитовны 4 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Нефтекаманың ЮХХДИ башлыгы Илдар Хәмитовны 4 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Автор:
Читайте нас: