Барлык яңалыклар
Хокук
21 гыйнвар 2022, 06:40

Хокукый белемне арттырабыз: бурычлылар акчаларының кагылгысыз өлеше турында

Бурычлы кешеләрнең бер минималь яшәү минимумы күләмендә керемне саклап калу турында гариза белән суд приставларына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Хокукый белемне арттырабыз: бурычлылар акчаларының кагылгысыз өлеше турында
Хокукый белемне арттырабыз: бурычлылар акчаларының кагылгысыз өлеше турында

 

Бурычлы кешеләрнең бер минималь яшәү минимумы күләмендә керемне саклап калу турында гариза белән суд приставларына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Россия Федерациясе Гражданнар процессуаль кодексының 446 статьясына һәм «Башкарма производство турында» Федераль законга бурычлы гражданнарның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән үзгәрешләр кертелде. 2021 елның 29 июнендәге 234-ФЗ санлы Федераль закон 2022 елның 1 февраленнән үз көченә керә һәм минималь керемнең кагылгысызлыгын тәэмин итә. Димәк, башкарма производстволар буенча бурычларны түләттергәндә, граждан исәбендә калган акчалар суммасы, яшәү урыны буенча РФ субъектында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән ким булмаска тиеш (әгәр күрсәтелгән яшәү минимумының зурлыгы РФ буенча тулаем эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән артып китсә).

Шуның белән бергә, законда билгеләнгән хезмәт хакыннан һәм гражданның башка керемнәреннән тотып калу күләмен чикләү башкарма документларның түбәндәге категорияләре буенча кулланылмый: алиментларны түләттерү, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау, туендыручының үлеменә бәйле зыянны каплау, җинаятькә китергән зыянны каплау.

Көндәлек ихтыяҗларны тәэмин итү өчен минималь сумманы саклау хокукыннан граждан суд приставлары бүлекчәсенә гариза белән мөрәҗәгать итеп файдалана ала. Суд приставларының Балтач район бүлеге начальнигы — өлкән суд приставы эчке хезмәт капитаны Алмаз Әхкәмов бу яңалыкка аңлатма бирде.

Гаризаны электрон рәвештә – дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша бирергә мөмкин https://www.gosuslugi.ru/ - гаризада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелгән булырга тиеш:

исем, гражданлык, шәхесне, яшәү урынын яки тору урынын таныклаучы документ реквизитлары, элемтә өчен телефон номеры, ай саен яшәү минимумы күләмендә керемнәрне сакларга тиешле ачык банк счетының реквизитлары, счетка хезмәт күрсәтүче кредит оешмасының исеме һәм адресы күрсәтелгән булуы шарт. Гаризага айлык керем һәм аның чыганакларын раслаган документларны теркәргә кирәк. Бирелгән мәгълүмат нигезендә суд приставы-башкаручы тиешле карар чыгарачак һәм аны үтәү өчен банкка җибәрәчәк. Игътибар итегез, яшәү минимумы күләмен бер банктагы бер счетта гына саклап калырга мөмкин.

Бурычлы кеше иждивениесендә башка кешеләр булганда, гражданин ай саен аның хезмәт хакын һәм башка керемнәрне яшәү минимумыннан артып киткән күләмдә саклап калу турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Сораулар килеп туган очракта, бурычлы-гражданга турыдан-туры суд приставына яки суд приставларының бүлекчәсенә, шул исәптән электрон мөрәҗәгать юллау юлы белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез https://r02.fssp.gov.ru/ir/

Хокукый белемне арттырабыз: бурычлылар акчаларының кагылгысыз өлеше турында
Хокукый белемне арттырабыз: бурычлылар акчаларының кагылгысыз өлеше турында
Автор:
Читайте нас: