Барлык яңалыклар
Хокук
12 гыйнвар 2022, 08:49

Илгиз Субушев прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Котлауда түбәндәге юллар бар:  

Хөрмәтле Балтач районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Россия прокуратурасы оешуга 300 ел!

Законга хезмәт итүһәрберегезнең төп билгеләнеше. Өч гасыр дәвамында прокуратура органнары Россия дәүләтчелеген, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда, ил гражданнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклауда мөһим роль уйный.

Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, актив гражданлык позициягез, мактауга лаеклы абруегыз киләчәктә дә дәүләттә тотрыклылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуның нигезе булыр дип ышанам.

Намуслы һәм җаваплы хезмәтегез, катлаулы һәм күпкырлы бурычларны үтәгәнегез өчен рәхмәт сезгә.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һөнәри үсеш телим.

Илгиз Субушев прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Илгиз Субушев прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Автор:
Читайте нас: