Барлык яңалыклар
Хокук
12 гыйнвар 2022, 16:50

Балтачта бу карак ханымнарны танучылар юкмы?

Башкортстанда олы яшьтәге хатын-кыздан 1 миллион сумнан артык акча урлаган җинаятьчеләрне эзлиләр.

Балтачта бу карак ханымнарны танучылар юкмы?
Балтачта бу карак ханымнарны танучылар юкмы?

 

Башкортстанда олы яшьтәге хатын-кыздан 1 миллион сумнан артык акча урлаган җинаятьчеләрне эзлиләр.

Башкортстанда полициянең дежур частенә Нефтекамада яшәүче 85 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул 10 гыйнварда билгесез хатын-кызларның социаль хезмәткәрләр сыйфатында фатирга керүен хәбәр итә. Җинаятьчеләр әбине урамнан ук озата бара. Акчалата реформа, халык санын алу турындагы сөйләшүләр белән дә кызыксындыралар аны. Таныш булмаган хатын-кызлар киткәннән соң, ханым еллар буе җыйган бер миллион сумнан артык акчаларының югалуын ачыклый.

Хәзер полиция тарафыннан домофон видеоязмасы өйрәнелә, анда җинаятьтә шикләнелүче гражданнар сурәтләнгән.

«Әгәр сез бу хатын-кызларны танысагыз, полициягә хәбәр итегез: БР буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур часте (347) 279-39-02, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны (279-32-92, яки 02 (102 мобиль), яки якын арада полиция бүлегенә хәбәр итегез, — дип мөрәҗәгать иткәннәр гражданнарга БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. — Өлкән яшьтәгеләрне кисәтәбез — беркемне дә фатир бусагасыннан үткәрмәгез, шикле кешеләр пәйда булгач, күршеләрнең, үтүчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә, якыннарыгызга, туганнарыгызга яки якын арадагы полиция бүлегенә шалтыратырга кирәк. Бу мәгълүматны, зинһар, таратыгыз. Әгәр мондый фактларны һәр гражданинга җиткерсәк, мондый явызлыклар азрак булыр, дигән ышаныч бар».

Фото видеодан скриншот

Балтачта бу карак ханымнарны танучылар юкмы?
Балтачта бу карак ханымнарны танучылар юкмы?
Автор:
Читайте нас: