Барлык яңалыклар
Хокук
12 гыйнвар 2022, 07:00

Балтач районы прокуратурасында намуслы, җаваплы кешеләр эшли

Бүген, 12нче гыйнвар — Русия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хәбәрчебез район прокуроры, юстиция киңәшчесе Булат Зариф улы ГАЛИӘКБӘРОВ белән очрашып әңгәмәләште һәм район территориясендә гражданнарның хокукларын яклау һәм законнар үтәлешен күзәтүдәге уңышлары турында кызыксынды.

Балтач районы прокуратурасында намуслы, җаваплы кешеләр эшли
Балтач районы прокуратурасында намуслы, җаваплы кешеләр эшли

 

Бүген, 12нче гыйнвар — Русия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хәбәрчебез район прокуроры, юстиция киңәшчесе Булат Зариф улы ГАЛИӘКБӘРОВ белән очрашып әңгәмәләште һәм район территориясендә гражданнарның хокукларын яклау һәм законнар үтәлешен күзәтүдәге уңышлары турында кызыксынды.

— Булат Зарифович, Русия прокуратурасы һәм аерым алганда, Балтач районында прокуратура кайчан оешкан?

— 1722нче елның 12нче гыйнварында Петр I Указы белән Русия прокуратурасы төзелә. Русия Федерациясе прокуратурасы субъектлар, шәһәр һәм районнар прокуратураларыннан тора. Балтач районы прокуратурасы Русия Федерациясе прокуратурасының структур берәмлеге буларак, 1922нче елда оешкан.

—Димәк, Русиядә прокуратура хезмәткәрләре көне булдырылуга быел — 300, ә район прокуратурасы оешуга 100 ел тула. Матур юбилейларны район прокуратурасы хезмәткәрләре нинди күрсәткечләр, нинди уңышлар белән каршылый?

— Узган ел район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан законлылыкны ныгыту буенча шактый эш башкарылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 664 закон бозу очрагы ачыкланды, законсыз норматив-хокукый актларга 137 протест чыгарылды, судка 218 дәгъва җибәрелде, 212 гариза кертелде, 218 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, административ хокук бозулар турында 72 эш кузгатылды, җинаять эзәрлекләү мәсьәләсен хәл итү өчен хокук саклау органнарына 3 материал җибәрелде.

— Район прокуратурасы тарафыннан кайсы өлкәләрдә аеруча күп хокук бозу очраклары ачыкланды?

—Район прокуратурасы тарафыннан түбәндәге өлкәләрдә: икътисад (85 бозу очрагы), әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану (69 бозу), кеше хокукларын һәм ирекләрен үтәү хокук бозу (433 бозу), балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү (142 бозу), эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары хокукларын яклау (39 хокук бозу), торак-коммуналь хуҗалыгы (19 тәртип бозу), дәүләт һәм муниципаль хезмәт (22 бозу) закон бозу очраклары ачыкланды.

—Хезмәт хокукларын бозу очракларына кагылышлы эшләр бармы?

—Бар. Эш бирүчеләр хезмәт хакын вакытында түли, хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерми. Ачыкланган бозулар өчен 11 җитәкче административ җаваплылыкка тартылды, 161 гариза судка җибәрелде.

Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү өлкәсендә законнарны үтәүгә зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә 142 хокук бозу очрагы ачыкланды, судка 47 иск кертелде, Федераль законнарны бозуларны бетерү турында 56 күрсәтмә бирелде, 55 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

— Булат Зарифович, кешеләр прокуратурага күбрәк нинди сораулар һәм проблемалар белән мөрәҗәгать итә?

— Гражданнар торак һәм хезмәт хокукларын яклау, шулай ук җинаять-процессуаль законнарны үтәү мәсьәләләре буенча аеруча еш мөрәҗәгать итә. Гражданнарның шикаятьләре буенча район прокуратурасы тарафыннан 100 дән артык тикшерү үткәрелде, аларның нәтиҗәләре буенча кертелде, закон бозуларны бетерү турында 18 күрсәтмә бирелде, 10 дәгъва һәм гариза судка тапшырылды, 3 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

— Бу соравым, Булат Зарифович, шәхсән үзегезгә кагыла. Әйтегез әле, сезнең гаиләдә сез прокуратура органнарында эшләгән беренче кешеме, әллә гаилә династиясе турында сүз барамы?

— Минем әти-әнием юрист, әни 20 елдан артык прокуратурада эшләде. Прокуратурада эшләячәгем турында әти-әниемә мәктәптә укыганда ук әйттем. Мәктәптә тарих, җәмгыять белемен ныклап өйрәндем, мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетның юридик факультетына укырга кердем. Борай районы прокуратурасында прокурор ярдәмчесе һәм прокурор урынбасары вазифаларында эшләдем.

— Эш көнендә күп эшләр башкарырга өлгерәсезме? Ял итү өчен вакыт каламы?

— Прокуратураның эш режимы 9дан 18 сәгатькә кадәр. Әмма, кагыйдә буларак, бездә эш көне күпкә иртәрәк башлана. Соңгы хезмәткәрнең эштән кичке унда кайтуы, ял көннәрендә дә эшләве гадәти хәл.

— Район прокуратурасында бүгенге көндә кемнәр хезмәт сала?

—Район прокуратурасының оператив хезмәткәрләре арасында прокурор урынбасары, юстиция киңәшчесе Радмир Хәбиров, район прокуроры ярдәмчесе Илья Уральский эшли. Беренче разрядлы өлкән белгеч вазифасында Гөлназ Галимҗанова, прокуратура машинасын йөртүче водитель Әдис Әхтариев турында җылы сүзләр генә әйтергә була.

— Һөнәри бәйрәм көнендә прокуратура хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нәрсә теләр идегез?

— Мин прокуратураның гамәлдәге хезмәткәрләренә хокукый тотрыклылыкны, антка тугрылык, дәүләт мөһимлеге һәм аерым гражданиннга кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә гаделлек тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерәм. Барлык көчләрен законга хезмәт итүгә багышлаган  чын профессионаллар тәрбияләгәннәре өчен прокуратура органнары ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Барысына да сәламәтлек, бәхет, бәйрәм кәефе һәм уңышлар, гаиләләренә тынычлык, иминлек телим!

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Үзегезгә дә һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Закон сагында торучылар исеме сезгә көч, энергия һәм катлаулы һөнәри бурычларны хәл иткәндә күңел күтәренкелеге бирсен!

Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алды

Газим ТАЛИПОВ фотосы

 

Балтач районы прокуратурасында намуслы, җаваплы кешеләр эшли
Балтач районы прокуратурасында намуслы, җаваплы кешеләр эшли
Автор:
Читайте нас: