Барлык яңалыклар
Хокук
23 декабрь 2021, 14:28

Полиция хезмәткәренә ришвәт бирмәгез, балтачлылар!

Мондый кылык җинаять җаваплылыгына тартыла.

Полиция хезмәткәренә ришвәт бирмәгез, балтачлылар!
Полиция хезмәткәренә ришвәт бирмәгез, балтачлылар!

 

Мондый кылык җинаять җаваплылыгына тартыла.

Полиция хезмәткәренә - аерым алганда, ЮХИДИ инспекторына ришвәт бирү-җинаять җаваплылыгына тартылган гамәл. Ришвәт биргән өчен, бу фактның дәлиле булган очракта, шофер да, инспектор да җәза ала. Аның күләмен билгеләү бирелгән акчага турыдан-туры бәйле. Ришвәт алганда вазифалы кеше законлы яки законсыз гамәлләре (гамәл кылмау) өчен милек характерындагы файда ала, ә ришвәт бирү коррупциянең башлангыч этабы дип таныла – ул вазифалы кешене хокук бозуга этәрә. Вазифа биләгән кешегә ришвәт бирү РФ Җинаять Кодексының 291 маддәсендә каралган җинаять санала, максималь җәза 15 елга иректән мәхрүм итүне үз эченә ала.

 ЮХИДИ хезмәткәрләренең юл-патруль автомобильләре салоннарында коррупция гамәлләренә тартылу фактларын булдырмау максатыннан, тыштан да, салон эчендә дә гамәлләрен теркәүче видеорегистраторлар урнаштырылган. Хокук бозу факты буенча материалларны рәсмиләштергәндә барлык административ процедуралар да полиция хезмәткәре тарафыннан видеорегистратор гамәлдә булган зонада гамәлгә ашырыла. Гражданинның юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт тәкъдим итеп, җаваплылыктан котылырга теләгән омтылышы РФ Җинаять Кодексының 291 маддәсе (ришвәт бирү) буенча җинаять эше кузгату өчен нигез була.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска һәм полиция хезмәткәрләренә карата коррупцион күренешләр фактларына юл куймауны сорап мөрәҗәгать итә.

Лилия Нәбиуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсенең ЮХИДИ пропаганда буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты

Полиция хезмәткәренә ришвәт бирмәгез, балтачлылар!
Полиция хезмәткәренә ришвәт бирмәгез, балтачлылар!
Автор:
Читайте нас: