Барлык яңалыклар
Хокук
16 декабрь 2021, 15:05

Караклар хәйләсенә капмас өчен нишләргә?

Балтач районы прокуратурасы халыкны шул хакта искәртә.

Караклар хәйләсенә капмас өчен нишләргә?
Караклар хәйләсенә капмас өчен нишләргә?

 

Балтач районы прокуратурасы халыкны шул хакта искәртә.

Соңгы вакытта Русия Федерациясендә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән файдалану өлкәсендә хәвефсезлеккә кул сузуга бәйле җинаятьләр кылу очраклары ешайды.

Әлеге өлкәдә гражданнарның акчаларын урлауга бәйле җинаятьләр киң таралган.

Мондый җинаятьләрнең иң еш очрый торган төрләренең берсе – банк карталары реквизитларын кулланып, гражданнар счётларыннан акча урлау. Җинаятьчеләр, кагыйдә буларак, мондый реквизитларны телефон аша ала.

Караклар корбаны булмас өчен түбәндәгеләрне белергә кирәк. Банк хезмәткәрләре телефон аша картаның реквизитларын беркайчан да сорамый — аның номеры, гамәлдә булу вакыты, картаның артындагы өч урынлы код чит кешегә әйтелергә тиеш түгел. Әгәр банк хезмәткәре телефон аша карта белән нинди дә булса операция ясатуны сорый икән — бу караклык билгесе. Кемгә дә булса СМС хәбәрдәге операцияне раслау кодын әйтергә кирәкми. Шикле шалтыратулар вакытында трубканы куярга (телефон элемтәсен өзәргә) һәм тиешле банкның колл-үзәгенә шалтыратырга кирәк (телефон номеры картаның арткы ягында күрсәтелгән).

Урлаулар, шулай ук, онлайн-сатып алулар вакытында да булырга мөмкин. Сатып алучыдан акча алу өчен товарны онлайн-сатканда банк картасының номерын гына хәбәр итү дәҗитә. Әгәр сездән башка реквизитлар (мәсәлән, CVV-код) күрсәтергә сорыйлар икән — бу караклык билгесе.

Социаль челтәрләрдән файдаланып урлашу очраклары да бар. Әйтик, җинаятьче, гражданинның социаль челтәрдәге битендә сакланган логин һәм парольне күреп, бу биткә рөхсәтсез кереп, логин, парольне алыштырырга һәм гражданин исеменнән аның дусларына (танышларына)  акча күчерү үтенече белән хат җибәрергә мөмкин. Мондый хат алган кешегә, акча бирү үтенече белән хат җибәргән гражданин белән элемтәгә керергә һәм хатның чынлыгын ачыкларга кирәк.

Моннан тыш, хокук саклау органнары банкларның телефоннарда урнаштырылган мобиль кушымталарын кулланып акча урлау фактларын да теркәгән. Мондый хәлләр еш кына телефонны югалтканда теркәлә. Әлеге очракларны булдырмас өчен, мобиль кушымтага кергәндә пароль урнаштыру урынлы. Мобиль кушымта урнаштырылган кәрәзле телефонны югалткан яки урлаткан очракта, кичекмәстән операцияләрне ябу өчен банк белән элемтәгә керегез.

Сезгәкарата нинди дә булса урлашу гамәлләре кылынганын сизгәндә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Илья Уральский, район прокуроры ярдәмчесе

Аида Хәйртдинова фотосы

Караклар хәйләсенә капмас өчен нишләргә?
Караклар хәйләсенә капмас өчен нишләргә?
Автор:
Читайте нас: