Барлык яңалыклар
Хокук
15 декабрь 2021, 09:02

Балтачта пенсиягә өстәмә дөрес түләнмәгән...

Район прокуратурасы тикшергәч кенә...

Балтачта пенсиягә өстәмә дөрес түләнмәгән...
Балтачта пенсиягә өстәмә дөрес түләнмәгән...

 

Район прокуратурасы тикшергәч кенә...

Балтач районы прокуратурасы тикшергәннән соң, муниципаль хезмәт пенсионерлары пенсиягә өстәмә акча алдылар.

Балтач районы прокуратурасы пенсионерлар төркеме мөрәҗәгате буенча “Башкортстан Республикасында муниципаль хезмәттә пенсия билгеләү һәм түләү тәртибе турында” 2006 елның 28 мартындагы 288-з санлы  (20021 елның 29 июнендәге ред.) Башкортстан Республикасы Законы таләпләрен үтәүне тикшерелде.

Законга кертелген үзгәрешләргә бәйле, муниципаль хезмәттә тиешле еллар эшләгән өчен муниципаль пенсия алучы пенсионерларга район Хакимияте тарафыннан муниципаль пенсияне кабаттан исәпләү үткәрелгән, әмма 2021 елның 3 декабренә муниципаль хезмәттә тиешле еллар эшләгән өчен муниципаль пенсия алучы пенсионерларны пенсия белән тәэмин итү “БРның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 20021 елның 29 июнендәге  422-з санлы Башкортстан Республикасы Законы таләпләрен исәпкә алып башкарылмаган. Түләнмәгән пенсиянең гомуми суммасы 1 млн. сумнан артык тәшкил иткән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район Хакимияте башлыгы адресына күрсәтмә кертелде, ул карап тикшерелде һәм канәгатьләндерелде, 2021 елның 8 декабренә пенсионерлар пенсия буенча аерманы алды, хокук бозулар өчен бер вазифалы кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Радмир Хәбиров, район прокуроры урынбасары

Аида Хәйртдинова фотосы

Балтачта пенсиягә өстәмә дөрес түләнмәгән...
Балтачта пенсиягә өстәмә дөрес түләнмәгән...
Автор:
Читайте нас: