Барлык яңалыклар
Хокук
11 декабрь 2021, 20:04

Башкортстанның алдынгы юристларына - югары наградалар

Кемнәр алар - Һөнәр алдынгылары?

Башкортстанның алдынгы юристларына - югары наградалар
Башкортстанның алдынгы юристларына - югары наградалар

 

Кемнәр алар - Һөнәр алдынгылары?

 Уфада VII "Заман чакырулары чорында хокукый системаның трансформациясе" дип аталган Гомуми Русия юридик форумы үтте. Аңа ярашлы көн дәвамында төрле чаралар үтте. Эңгер-меңгердә исә республиканың "Ел юристы" юридик премиясе җиңүчеләре аталды. Шулай ук төбәкнең Петр Россинский һәм Анатолий Венедиктов исемендәге юридик премияләре тапшырылды.

Шулай итеп, Ватанга намуслы хезмәт итү үрнәген күрсәткән Петр Владимирович Россиский исемендәге премиягә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров лаек булды. Награданы аңа Русия Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм кануният буенча комитеты рәисе, Русия Юристлар ассоциациясе рәисе Павел Крашенинников тапшырды.

"Мондый югары награданы алуым көтелмәгәнчә һәм сөенечле булды. Без номинацияләрне булдырган чакта алар шул кадәр абруйлы булып дип уйламаган идек. Шулай ук награданы тапшыру өчен Уфага билгеле юристлар килер дип тә көтмәгән идек, – диде Андрей Назаров. – Республикабызда бик көчле юридик җәмәгатьчелек барлыгы куандыра, ә Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе илдә иң якшысы".

Урал дәүләт юридик университетының ватандашлар хокукы кафедрасы мөдире, Русия шәхси хокук мәктәбенең Урал филиалы директоры, юридик фәннәр докторы, профессор, Русиянең атказанган юристы Бронислав Гонгало Анатолий Венедиктов исемендәге премиягә лаек булды.

 

"Ел юристы" премиясе лауреатлары:

- "Гыйлемне үстерүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә – БДУ-ның Хокук институтындагы криминалистика кафедрасы профессоры, юридик фәннәр доценты Әсләм Халиков;

- "Хокук саклау эшчәнлеге" номинациясендә – Башкортстан Республикасының Җәмәгать палатасы әгъзасы, адвокат Булат Сафин;

- "Кануниятне үстерү" номинациясендә – Дәүләт Җыелышы - Корылтай рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәмәтов;

- "Хокукый белем бирү" номинациясендә – юрист, республикада Эшкуарлыкка булышу һәм үстерү фонды эксперты, "Советник"  җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Гөлнара Батманова;

- "Ватандашлар җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә – Башкортстан буенча Хөкем приставлары федераль хезмәте җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Савкин;

- "Юридик белем һәм тәрбия" номинациясендә – БДУ-ның Хокук институты директоры, юридик фәннәр кандидаты, доцент Руслан Зәйнуллин;

- "Юридик юнәлештәге тапшырулар циклы өчен" – "Башкортстан ДТРК-сы директоры урынбасары Тәнзилә Үлмәсбаева.

Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм кануният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина барысын да тиешле наградалары белән котлады. Аның үзен исә "Федерация Советына 25 ел" медале белән бүләкләделәр.

"Бу награданы һөнәрле иткән туган республикамда алуы бигрәк күңелле. Мин ансыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм", – диде Ирина Панькина.

Моннан тыш, алдынгы юристларга Русия Юстиция министрлыгы Мактаулы грамоталары, Русия Юристлар ассоциациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыганак

Фото: республика Хөкүмәте сайтыннан

Башкортстанның алдынгы юристларына - югары наградалар
Башкортстанның алдынгы юристларына - югары наградалар
Автор:
Читайте нас: