Хокук
10 Декабря 2021, 12:17

Яхшы хәбәр: Киләчәктә юридик ярдәм күләме артачак

Бүген, 10 декабрьдә Уфада Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе конференциясе үтте.

Яхшы хәбәр:  Киләчәктә юридик ярдәм күләме артачакЯхшы хәбәр:  Киләчәктә юридик ярдәм күләме артачак
Яхшы хәбәр: Киләчәктә юридик ярдәм күләме артачак

 

Бүген, 10 декабрьдә Уфада Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе конференциясе үтте.

Бүген Уфада VII "Заман чакырулары мәлендә хокук системасының трансформациясе" дип аталган Гомуми Русия юридик форумы башланды. Ул Русиядә Юристлар көнен билгеләүгә багышлана. Чара "Торатау" Конгресс-холында үтте.

Форум чикләрендә Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе конференциясендә 2021 елгы эшчәнлеккә йомгаклар ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде.

Конференция эшендә Русия Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм кануният буенча комитеты рәисе Павел Крашенинников, Дәүләт Думасы депутатлары, ассоциациянең урындагы бүлекчәләре вәкилләре, Совет һәм Попечительлек советы ағзалары һәм башкалар катнашты.

Конференцияне Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм кануният буенча комитет рәйесенең беренче урынбасары, Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина алып барды.

Сәламләү сүзендә Павел Крашенинников Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсенә уңышлы эшчәнлекләре өчен рәхмәт әйтте.

Ирина Панькина 2021 елдагы эшчәнлеккә йомгаклар ясады.

– Безнең ассоциацияда 1255 әгъза бар. Быел яңа 108 кешене кабул иттек. Шулай ук 2021 елда яңа урындагы бүлекчәләр һәм халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре ачтык. Шулай итеп урындагы бүлекчәләр саны 51, үзәкләр – 61-гә җитте. Киләсе елда алар бөтен район һәм шәһәрләрдә да булачак һәм күбрәк кешеләр юридик ярдәм ала алачак, – диде ул.

Быел берләшмә 3,5 мең чамасы кешегә ярдәм иткән. Бу саннар ел саен арта бара. Бушлай юридик ярдәмне башлыча түләве авыр булган гаржданнар – пенсионерлар, инвалидлар, эшсезләр ала. Киләчәккә планнарга килгәндә, алар түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен бердәм колл-үзәк булдырырга җыена.

“Әле бу юнәлеш буенча сөйләшүләр алып барабыз. Ул яки Республикага идарә итү үзәгендә булачак, яки безнең берләшмә нигезендә. Шулай ук соңгы елларда илдә иреклек хәрәкәте активлашты. Бу җәһәттән юрислар да калышмый. Без "Доброво" дип аталган акция игълан иттек, аның максаты гади – изге эшләр башкару. Хәзер актив рәвештә Уфа хосписына ярдәм итәбез, төрле социаль проектларда катнашабыз. Хоспистагы кешеләргә дә хокукый ярдәм кирәк. Озакламый Күмертаудагы балалар йортына даими нигездә ярдәм күрсәтәчәкбез", – диде Ирина Панькина.

Чыганакта хәбәр ителүенчә, конференция барышында ассоциациянең урындагы бүлекчәләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәсәлән, Күмертауда, урындагы телевидениеда халыкның юридик сорауларына җавап бәя, файдалы эш башкара. Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров гомуми эшчәнлек турында фикерләрен әйтте.

Аннары бүлекчәгә яңа һәм өстәмә Башкарма комитеты әгъзалары сайланды, Попечительлек советы формалаштырылды.

Айрат Нурмөхәмәтов фотосы

Яхшы хәбәр:  Киләчәктә юридик ярдәм күләме артачак
Яхшы хәбәр: Киләчәктә юридик ярдәм күләме артачак
Автор:
Читайте нас