Барлык яңалыклар
Хокук
6 декабрь 2021, 10:07

Атасын үтергән Сәйтәк авылы ир-егете зур срокка хөкем ителде...

Балтач районының Сәйтәк авылында яшәүче, 80 яшьлек әтисен үтереп, аның югалуы турында полициягә хәбәр иткән 45 яшьлек ир озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителде.

2021 елның 30 маенда була бу хәл. Әтисе белән улы арасында ызгыш куба. Улы әтисен муеныннан буып ала һәм аны җиргә яткырып 4 тапкыр кирпеч белән башына суга. Ул алган имгәнүләрдән шунда ук үлә. Шуннан соң улы әтисенең мәетен автомашина багажнигына сала, аны урман посадкасына илтеп җиргә күмә. Әтисенең кайда булуы турында туганнарыннан сорагач, ул полициягә аның югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Моны ул үзен гаепләү шигеннән котылыр өчен эшли. Оператив-эзләү чаралары барышында шикләнелүченең сөяркәсе сөйгәненең әтисен үтерүе һәм мәетен урман посадкасына күмеп куюы турында сөйли. Мәетне табып алганнан соң, улы җинаять кылуын таный.

Балтач районара судының 2021 елның 3 декабрендәге карары белән җинаятьче кеше үтерүдә гаепле дип табылды (РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлеше) һәм аңа, катгый режимлы төзәтү колониясендә ирекне чикләми, 8 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Булат Галиәкбәров, район прокуроры,

юстиция киңәшчесе

Аида Хәйртдинова фотосы

Атасын үтергән Сәйтәк авылы ир-егете зур срокка хөкем ителде...
Атасын үтергән Сәйтәк авылы ир-егете зур срокка хөкем ителде...
Автор:
Читайте нас: