Барлык яңалыклар
Хокук
2 декабрь 2021, 11:10

Балтачта подрядчы оешма җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды

Балтач районында подрядчы оешма җитәкчесе илкүләм проектны тормышка ашырганда хокук бозулар өчен штрафка тартылды.

Балтач районы прокуратурасы тарафыннан “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашырганда контракт системасы турындагы закон таләпләрен үтәү тикшерелде.

Иске Балтач авыл советы авыл биләмәсе хакимияте белән чикләнгән җаваплылыктагы ”Колорпласт” җәмгыяте арасында Иске Балтач авылында “Яшьлек” аллеясын төзекләндерү өчен электрон аукцион нәтиҗәләре буенча эшләр башкаруга контракт төзелә. Контрактны үтәү вакыты 2021 елның 31 августына билгеләнә.

Әмма подрядчы тарафыннан билгеләнгән вакытка тулы күләмдә эшләр  үтәлми, бу исә закон тарафыннан саклана торган җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә зур зыян китерүгә бәйле.

Закон бозу факты буенча район прокуратурасы “Колорпласт” җәмгыяте адресына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде,”Колорпласт" җәмгыяте җитәкчесенә карата Русия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.32 статьясы 7 өлешендә каралган  (җаваплылыкны алган кеше контрактта каралган йөкләмәләрне үтәүгә китергән гамәлләр кылу (гамәл кылмау) заказчылар ихтыяҗлары өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә, закон тарафыннан саклана торган җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә зур зыян китерүгә, әгәр мондый гамәлләр (гамәл кылмау) җинаять җаваплылыгына тартмаса) административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

Райондагы суд участогы мировой суд судьясы карары белән “Колорпласт” җәмгыяте җитәкчесе 30 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Булат Галиәкбәров, район прокуроры

Газим Талипов фотосы

Балтачта подрядчы оешма җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды
Балтачта подрядчы оешма җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды
Автор:
Читайте нас: