Барлык яңалыклар
Хокук
6 август 2021, 17:17

Җитди мәсьәлә

ЮХXДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан бүгенге көндә дәүләт теркәве буенча ялган номерлы техник средство белән идарә иткән өчен 14 хокук бозу очрагын ачыклады...

Барлык транспорт чараларының бердәм дәүләт үрнәгендәге теркәү билгеләре булырга тиеш. Автомобильдә номерлар булмаган, идентификацияләп булмаган номер белән, шулай ук ялган номерлар белән йөрү - нормаларны тупас бозу.

Әлеге кагыйдәләрне бозган машина йөртүче административ җаваплылыкка тартыла һәм РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә җәза тотачак. Билгеләнгән дәүләт стандартларына туры килми торган  теркәү номерлары  нәрсә ул?  Дәүләт теркәү  стандартларына  ярашлы булмаган  номер транспорт чарасына беркелгән очракта, йә әлеге техник средствоныкы булмаган номер, йә аларга үзгәрешләрне ачыктан-ачык һәм махсус кертелгән номерны шундыйларга кертергә мөмкин.

Кайбер автоһәвәскәрләрнең фикере бар, теркәү билгеләреннән башка йөрү тыелган икән, ягъни аларны башка техник средстводан алып куярга мөмкин һәм бу бер җәза төрләренә дучар  булмаска мөмкинлек бирәчәк.

 Һәм барлык кеше дә "Мондый номерларны урнаштыру өчен 2,5 мең сум күләмендә административ штраф салу җәзасына дучар була, ә  андый техник средство белән идарә итү өчен - алты айдан бер елга кадәр вакытка машина йөртү  хокукыннан мәхрүм итүләрен белми.

Мотоциклда номерсыз йөрүнең  шундый автомобильдә йөреп хокук бозуларыннан сизелерлек аермасы юк. Әгәр мотоциклга ялган номерлар куелса, машина йөртүче, автомобильдәге хокук бозулар кебек үк, Русия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.2 маддәсе буенча да җәза алачак. Шулай ук билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 12.1 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылык каралган һәм биш йөз сумнан алып сигез йөз сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә бу. Шундый  административ хокук бозуны кабат башкарган өчен биш мең сум күләмендә административ штраф салуга яки транспорт чаралары белән бер айдан өч айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең ЮХXДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан бүгенге көндә дәүләт теркәве буенча ялган номерлы техник средство белән идарә иткән 14 хокук бозу очрагы ачыкланды.

 Лилия НӘБИУЛЛИНА ,

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге ЮХXДИ бүлекчәсенең юл йөрү хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы.

Җитди мәсьәлә
Җитди мәсьәлә
Автор:
Читайте нас: