Балтач таңнары
+15 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Хокук
19 июнь 2019, 05:50
„Мотор” җәмгыятендә хезмәт хакы вакытында түләнмәгән...
Балтач районара судында район прокурорының искы буенча чикләнгән җаваплылыктагы „Мотор” җәмгыятендә эшләгән Г.ның һәм башкаларның ихтыяҗын яклау буенча гражданлык эше каралды. Ул исәпләнгән, әмма түләнмәгән, шулай ук хезмәт хакын түләү вакытын бозган өчен компенсация түләүләрен юллауга кагыла.
Балтач районара судында район прокурорының искы буенча чикләнгән җаваплылыктагы „Мотор” җәмгыятендә эшләгән Г.ның һәм башкаларның ихтыяҗын яклау буенча гражданлык эше каралды. Ул исәпләнгән, әмма түләнмәгән, шулай ук хезмәт хакын түләү вакытын бозган өчен компенсация түләүләрен юллауга кагыла.
Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 21нче статьясына ярашлы, хезмәткәр үзенең квалификациясенә, эшенең катлаулыгына, башкарган эшенең күләменә һәм сыйфатына карап вакытында һәм тулы күләмдә хезмәт хакы алуга хокуклы. Шул ук кодексның 136нчы статьясында хезмәт хакын түләү көне эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, коллектив килешү яки хезмәт килешүендә билгеләнгәнлеге турында әйтелгән.
РФ Хезмәт кодексының 236 нчы статьясы нигезендә эш бирүче хезмәт хакын хезмәткәргә бирелергә тиешле түләүләр срокларын бозганда эш бирүче аларны, түләү өчен билгеләнгән сроктан соң килүче көннән башлап, түләнергә тиешле көнне дә кертеп, тоткарланган һәр көн өчен срогында түләнмәгән суммалардан РФ Үзәк банкының банкларга күчерелгән акчаны кире таләп итүнең бу вакытта гамәлдә булган ставкасының йөз илледән бер өлешеннән дә ким булмаган күләмендә процентлар (акчалата компенсация) белән түләргә тиеш.
Иск таләпләре өлешләтә канәгатьләндерелде.
Карарлар законлы көченә кермәде.
Флорида СӘЛӘХОВА, судья ярдәмчесе.
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"